Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Чародейка” – бистәдәге һәр чараның бизәге

Актүбә бистәсе быел үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп уза. Алты дистә ел элек бирегә илнең төрле төбәкләреннән төрле милләт вәкилләре кара алтын чыгарырга, туган ягыбызны тагын да баетырга җыелган. Шул дәвер эчендә бистә үсеп, үзенең бәйрәмен бар матурлыгы белән каршы ала: парклары, фонтаннары, заманча биналары белән. Тантаналы чараны 4 нче...

Актүбә бистәсе быел үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп уза. Алты дистә ел элек бирегә илнең төрле төбәкләреннән төрле милләт вәкилләре кара алтын чыгарырга, туган ягыбызны тагын да баетырга җыелган. Шул дәвер эчендә бистә үсеп, үзенең бәйрәмен бар матурлыгы белән каршы ала: парклары, фонтаннары, заманча биналары белән.

Тантаналы чараны 4 нче "Березка" балалар бакчасының "Чародейка" модалар театры бизәячәк. Алар махсус бу көнгә атап, ата-аналар көче белән илебез халыкларының костюмнарын теккәннәр.

Театрның тарихы 2003 елларга барып тоташа. Бакча мөдире Рәмилә Камилова идеясын иҗади сәләтле тәрбиячеләр Марина Левкина һәм Ландыш Миннәхмәдова эләктереп ала. Ул ата-аналарның һәм балаларның күңеленә дә хуш килә. Унөч ел эчендә модалар театрыннан сиксәннән артык бала чыккан.

Һәр елны алар кабатланмас яңа коллекция тудыралар. Мәсәлән, 2014 - Экология елында балалар тамашачыларны калдык полиэтилен материалдан эшләнгән костюмнар белән шаккаттырган. Былтыр Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Чалбарлар - универсаль кием" коллекциясен тәкъдим иткәннәр.

- Әлбәттә, бу эшләрне ата-аналар ярдәменнән башка башкарып чыгып булмас иде. Алар эскизлар уйлап табалар, костюмнарны ясау технологиясе, тегү буенча киңәшләрен бирәләр. Яшь буын ата-аналарның иҗатка омтылышы, күзаллавы киң булуы сокландыра, - ди тәрбиячеләр.

Әнә шулай иске әйберләргә яңа сулыш өрәләр "Чародейка"да. Балаларга исә игътибар үзәгендә булу бик ошый. Үз-үзләренә ышанычлары арта. Модалар театры аша туган якларын, Ватаннарын яратырга өйрәнәләр.

"Чародейка" бистәдәге һәр чараның бизәге. Әле июнь аенда гына Сабантуйда халыкка искиткеч мизгелләр бүләк иткән иделәр, менә чиратта - бистәнең олуг юбилее.

Резеда СӘРВӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Чародейка” – бистәдәге һәр чараның бизәге