Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чарасын алдан күрик

Сак булыгыз: Африка чумасы! Быел Россиянең берничә төбәгендә дуңгызларның африка чумасы белән күпләп кырылуы теркәлде. Заман афәте бездән нибары 150 чакрым ераклыктагы Оренбург өлкәсенең Тоцк районында да теркәлгән һәм өлкәдә карантин игълан ителгән. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан районнары җитәкчелегенә юлланган күрсәтмәдә авырудан саклану чараларын күрү кирәклеге турында хәбәр ителә. Африка...

Сак булыгыз: Африка чумасы!

Быел Россиянең берничә төбәгендә дуңгызларның африка чумасы белән күпләп кырылуы теркәлде. Заман афәте бездән нибары 150 чакрым ераклыктагы Оренбург өлкәсенең Тоцк районында да теркәлгән һәм өлкәдә карантин игълан ителгән. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан районнары җитәкчелегенә юлланган күрсәтмәдә авырудан саклану чараларын күрү кирәклеге турында хәбәр ителә.

Африка чумасы нигездә авыру дуңгызлардан сәламәтләренә йога. Читтән тере мал, дуңгыз ите, терлек азыгы кайтару контрольдә булырга тиеш. Инфекцияне шулай ук бөҗәкләр, кыргый кошлар һәм җәнлекләр дә тарата. Кабан дуңгызлары бу куркыныч вирусны йөртүче булып санала. Шуңа күрә дә республиканың терлекчелек комплексларын африка чумасыннан саклау бүгенге көндә җитди мәсьәлә булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев