Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы Чалпы авылы халкы ветпунктлы булды, капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты да ачылды. ФОТО ҺӘМ ВИДЕО РЕПОРТАЖ

Азнакай районы Чалпы авылы халкына Яңа ел алдыннан бәхет ишелеп төште. Беренчедән, өр-яңа ветеринария пункты, икенчедән капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды. Чалпы авыл тарихына кереп калырдай мондый да истәлекле һәм шатлыклы көнне ничек өйдә тыныч кына утыра аласың. Тантанага җыйналучылар бик күп иде ул көнне, урамнар бәйрәм төсен алды....

Азнакай районы Чалпы авылы халкына Яңа ел алдыннан бәхет ишелеп төште. Беренчедән, өр-яңа ветеринария пункты, икенчедән капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды. Чалпы авыл тарихына кереп калырдай мондый да истәлекле һәм шатлыклы көнне ничек өйдә тыныч кына утыра аласың. Тантанага җыйналучылар бик күп иде ул көнне, урамнар бәйрәм төсен алды. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин чалпылыларны бәйрәмнәре белән котлап, социаль объектларның халыкка игелекле хезмәт итүен теләде, халык турында зур кайгыртучанлык күрсәткән Республика җитәкчелеге, төзүчеләргә һәм бу эштә үз өлешен керткән башка кешеләргә рәхмәтләрен белдереп, истәлек бүләкләре тапшырды.

Әлеге истәлекле вакыйга турында тулырак материалны газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай районы Чалпы авылы халкы ветпунктлы булды, капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты да ачылды. ФОТО ҺӘМ ВИДЕО РЕПОРТАЖ

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Чалпы авылы халкы ветпунктлы булды, капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты да ачылды