Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чалпы авылында чын агач остасы – Хәлил Хәлимов

Күршемдә - үрнәк гаилә. Азнакай районы Чалпы авылында чын агач остасы яши.

“Моторлы очкыч”

Уйлап карасаң, югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез, өс киемнәрен үз кулың белән тегүнең, йорт җиһазларын ясап мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек. Шулай да кулдан ясалган әйберләр бүген дә игътибар үзәгендә. Агач, металл, балчыктан яралган, я чигелгәнме ул – үзең тудырган матурлык һәрчак модада, аның белән кызысынучылар да көннән-көн арта. Чөнки һәр эшләнмә – эксклюзив. Кабатланмас бизәлешләре белән алар үз фантазиясенә таянып иҗат иткән останың рухи байлыгын һәм дөньяга карашын сурәтли.

Чалпы авылында гомер итүче Хәлил Хәлимов гади көнкүреш җиһазларында матурлыкны күрә белә, шул ук вакытта аларның экологик чиста материалдан булуларына, ныклыгына әһәмият бирә. Һич арттыру түгел, агач та утырткан, йорт та төзегән, бер генә түгел өч ул үстерүче агач эше остасы – авылның иң хөрмәтле кешеләренең берсе.

– Авылда тимер, агач эше остасы булган әтидән күчкәнме, я булмаса 6 нчы сыйныфтан башланмаган микән бу мавыгу, – дип тыйнак кына сөйли башлады Хәлил абый. – Бервакыт яшүсмерләр өчен басыла торган журналда кечкенә очкыч (самолет) ясау язмасына күз төште. Китерелгән үлчәмнәрен төгәл саклап, фанера тактасыннан җыйдым аны, мотор да куйдым. Яшереп эшләдем: әти-әнине гаҗәпләндерәм, янәсе. Ләкин, ул очмады – соңыннан гына, авыр булган икәнен аңладым (көлә). Хатамны танысам да, күңел төшмәде, шөгылемне беркайчан ташламадым.

Кул эшләре белән шөгыльләнү – үзеңне күрсәтү әмәле

Кешедә булмаган эксклюзив әйберләр белән, һичшиксез, мактанырга, горурланырга кирәк. Шул максаттан Хәлил абый, җәмәгате Айсылу ханым белән өйләре түренә дәште. Хуҗа кулы белән ясалган гаҗәеп матур баскычтан икенче катка мендек. Хәлил абыйның чынга ашырылган хыялы – ял итү бүлмәсенә үттек. Буш вакытны файда белән уздыру өчен гаилә бирегә шахмат өстәлен корып куйган. Әлбәттә, аны гына түгел, уен фигураларын да агачтан Хәлил абый үзе уеп ясаган. Чын һөнәрченең

осталыгы шундый нәзек эш башкарганда сынала да инде. Төгәллек, сабырлык, игътибарлык сораган эшкә никадәр зур хезмәт куелганын күреп, сокланмый мөмкин түгел. Тел шартлатып торган арада Айсылу ханым янә зур горурлыкларына – бүлмәнең нәкъ уртасында торучы зур бильярд өстәленә күрсәтте. Ул да Хәлил абыйның кул эше икән, ләбаса!

– “Ә нишләп әле ясамаска?!” дип уйладым да, тәвәккәлләдем. Су буенда үсүче кызыл зирәк агачыннан эшләдем. Улларым яшел тукымасын тарттырып куйдылар. Туганнар, дуслар белән биредә бик теләп күңел ачабыз, – диде ул, уен өстәлендә шар тәгәрәтеп.

Матур бизәлешле гөл савытлары, зәвык белән эшләнгән ныклы өстәл, урындыклар дисеңме... Гаҗәп бит: гади куллар белән шулкадәр камил әйберләр ясап була икән! Юкка гына Хәлил абый кебек осталар турында “алтын куллы” дип әйтмиләр шул.

Үрнәк гаилә

Чалпы авылында халык эшчәнлеге белән аерылып тора. Биредә яшәүчеләр тормыш итәргә бар көчләрен куялар. Бар яктан өлге алырдай Хәлимовлар гаиләсенең дә уңганлыгына сокланып туя торган түгел.

Айсылу апа белән Хәлил абый – сыйныфташлар.

1982 елда Чалпы авылы мәктәбен тәмамлаган ике чыгарылыш класс укучылары колхозда калырга теләк белдерәләр. Егетләр техника иярләсә, кызлар сыер саварга алына. “Бөтенесе дә калгач, ничек китәсең инде?! Күрәсең, ул елларда патриотик тәрбия көчле булган”, – ди алар бүген һәм моңа һич тә үкенмиләр. Бер-берсен кечкенәдән белеп үскән, мөнәсәбәтләре сыналган, максатлары да уртак булган егет белән кыз матур гына очрашып йөргәч, гаилә коралар. Ике катлы мәһабәт йорт җиткезәләр, икесе дә югары белем алалар.

Хәлил абыйны авылда агач эше остасы гына түгел, фермер буларак та беләләр. Исең китәрлек бит: хуҗалыгында барлыгы 10нан артык мөгезле эре терлек, 50ләп сарык, исәпсез кош-корт асраучы гаилә умартачылык белән дә шөгыльләнә. Болар өстенә 80 сутый бакча бар. Хуҗа кеше тракторга тагылмалы чапкыч, тырма һәм башкаларын – һәммәсен үзе ясаган. Техника ватылса, кулдан ясалган агач йорт җиһазларына сорау туса да, киңәш-ярдәм сорап, аңа киләләр.

Хатын-кыз өйдә ямьле мохит булдырса, ир-атны хөрмәт итеп, илһамландып торса, эш тә һәрчак “пешә”. Әлеге сүзләр белән Хәлил абый да килешер дип уйлыйм. Чөнки Хәлимовларның җылы гаилә учагын саклауда – Айсылу ханымның роле зур. Ир-ат хакын хаклаучы хуҗабикәнең кулларыннан да гөлләр тама. Тәрбияче булып эшли, авылның тавык чүпләп бетермәслек эшләреннән ары берсеннән-берсе матур оекбашлар бәйләргә, гөлләр үстерергә дә вакыт таба.

Татар гаиләләре кебек кунакчыл, әхлаклы, тырыш һәм өлгер Хәлимовлар. Кайнана-кайнатасын кадер-хөрмәттә тәрбияләп, бакыйлыкка озаткан әлеге гаилә шуңа да матур яши. Иңне-иңгә куеп, барысына шөкер итеп, тату гомер итүләренә 33 ел булган. Әле улларын башлы-күзле итәселәре алда.

Балалары да үзләренә охшаган. Уллары Нәфис белән Айдар, икесе дә югары белем алып, хезмәт урыннарында мактаулы эшчеләр буларак танылганнар. Төпчек уллары Айрат быел урта мәктәпне тәмамлый. Баһадир кебек егетләр барысы да спорт белән шөгыльләнәләр, ирешкән уңышларын күпсанлы диплом һәм медальләр раслый. Әтиләре ясаган тәгәрмәчләре әйләнүле йөк машиналарына ком салып тартып йөргән ир-егетләр бүген үзләре дә бу һөнәр серләренә төшенә.

Әйе, авыл тормышына, табигатькә гашыйк булган якты күңелле кешеләрнең җир җимертеп яшәүләренә, иҗат итәргә вакыт табуларына сокланып туймаслык.

– Һәр кеше үзенә, холкына туры килгән шөгыль тапсын ул. Шулчак яшәүнең тәмен белә, көнкүреш проблемаларына чишелеш таба алачагына үзе дә гаҗәпләнәчәк, – диде Хәлил абый, матур яшәүләренең серен ачып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев