Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чаллыда "өй кондитер”ларын тикшерә башладылар

Җитмәсә "кондитер"ларның сәламәтлек кенәгәләре юк, ә бу исә ризык әйберләре белән халыкка хезмәт күрсәтүчеләр өчен мөһим шарт булып тора. (Чаллы, 11 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда өйдә заказга кондитер ризыклары пешереп сатучыларны тикшерә башладылар, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. Роспотребнадзор идарәсе һәм эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре бигрәк тә торт өй...

Җитмәсә "кондитер"ларның сәламәтлек кенәгәләре юк, ә бу исә ризык әйберләре белән халыкка хезмәт күрсәтүчеләр өчен мөһим шарт булып тора.

(Чаллы, 11 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда өйдә заказга кондитер ризыклары пешереп сатучыларны тикшерә башладылар, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

Роспотребнадзор идарәсе һәм эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре бигрәк тә торт өй шартларында торт пешерүчеләр белән кызыксыналар. "Заказ белән эшләтелгән торт"лардан кәнәгать булмаучылар Казанда да, Чаллыда да арткан. Сыйфатсыз тортлардан сәламәтлеккә зыян килә, өй кондитер"лары акча артыннан куып санитария-чисталык таләпләрен онытып җибәрәләр.

Чаллыда менә шундый "эшмәкәрлек" белән шөгельләнүче дүрт хуҗабикәне тикшерделәр. Контроль сатып алуда аларның икесе тортның сыйфаты буенча да, җитештерү шартлары начар булуы белән дә сынауны үтмәде. Җитмәсә "кондитер"ларның сәламәтлек кенәгәләре юк, ә бу исә ризык әйберләре белән халыкка хезмәт күрсәтүчеләр өчен мөһим шарт булып тора.

Кешеләр тортларны, чәкчәкләрне туйларга, юбилей мәҗлесләренә ясаталар. Шунысын истән чыгарабыз, татлы ризык пешерүчеләр йогышлы авырулар белән авырмыйлармы, гигиена кагыйдәләрен үтиләрме, нинди чимал кулланалар.

Өй кондитерларын тикшерү Чаллыда дәвам итәчәк. Кеше сәламәтлеген куркыныч астына куеп эш итүче бу "оста"лар җаваплылыкка тартылачак. Штрафлар 30 мең сумга кадәр.
Роспотребнадзор халыкны өй шартларында үз белдеге буенча татлы ризыклар әзерләп сатучыларга мөрәҗәгать итмәскә чакыра. Бәйрәмнәрегез соңыннан күңелсезлеккә әйләнмәсен.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев