Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чаллыда өч мәктәп укучысына "дуңгыз гриппы" диагнозы куелган

Грипп һәм кискен тын юлы авыруы белән интегүчеләр саны арту сәбәпле, Чаллыда карантин игълан ителүе турында алдан хәбәр ителгән иде инде. Тагын бер күңелсез яңалык - шәһәрнең өч мәктәп укучысы "дуңгыз гриппы" эләктергән. Йогышлы авырулар хастаханәсендә үткәрелгән лаборатория тикшерүе шундый нәтиҗә чыгарган. Үсмерләрнең икесен бирегә үз участокларындагы балалар табибы җибәрсә,...

Грипп һәм кискен тын юлы авыруы белән интегүчеләр саны арту сәбәпле, Чаллыда карантин игълан ителүе турында алдан хәбәр ителгән иде инде. Тагын бер күңелсез яңалык - шәһәрнең өч мәктәп укучысы "дуңгыз гриппы" эләктергән.

Йогышлы авырулар хастаханәсендә үткәрелгән лаборатория тикшерүе шундый нәтиҗә чыгарган. Үсмерләрнең икесен бирегә үз участокларындагы балалар табибы җибәрсә, берсе - 13 яшьлек кыз ашыгыч ярдәм машинасы белән китерелгән. Укучыларның барысы да нык йөткергән һәм тән температуралары югары булган. Хәзер аларга хастаханәдә ике атналап дәваланырга туры киләчәк.

Мәгълумат: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53498-challyida-%D3%A9ch-m%D3%99kt%D3%99p-ukuchyisyina-du%D2%A3gyiz-grippyi-diagnozyi-kuelgan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллыда өч мәктәп укучысына