Өч татарстанлы география буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган
Рус әдәбиятыннан 6 чыгарылыш сыйныф укучысы имтихан бирә алмаган, географиядән - шул кадәр үк Кичә 11 сыйныф укучыларының беренче имтихан нәтиҗәләре билгеле булды. Өч татарстанлы география буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган, рус әдәбияты буенча - 2 укучы, дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу...
Рус әдәбиятыннан 6 чыгарылыш сыйныф укучысы имтихан бирә алмаган, географиядән - шул кадәр үк
Кичә 11 сыйныф укучыларының беренче имтихан нәтиҗәләре билгеле булды. Өч татарстанлы география буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган, рус әдәбияты буенча - 2 укучы, дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.
Гомумән, бу фәннәр буенча нәтиҗәләр яхшырган. Шулай итеп, географиядән уртача балл 2,6 процентка арткан (2014 елда - 64,73, 2015 елда - 67,33).
2014 ел белән чагыштырганда, бу фәннәр буенча минималь балл җыя алмаучылар саны да кимегән. Әгәр 2014 елда рус әдәбияты буенча андыйлар 20 булса (2,15 процент), быел - 6, 2014 елда географиядән 9 укучы (3,18 процент)минималь балл җыя алмаган, быел - 6 (2,42 процент) .
Источник:"Татар-информ" http://tat.tatarinform.ru/news/2015/06/04/110088/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев