Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чатыр тау «Патриот»ы – чын тәрбия өлгесе!

Азнакай районының мәгърур Чатыр тавы итәгендә урнашкан, дистә ел эшләп килүче балалар өчен «Патриот» хәрби-патриотик лагере белән без якыннан танышырга булдык!

Лагерьга башка районнардан, шәһәрләрдән, төбәкләрдән дә киләләр: Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Мөслим, Башкортстан – барысын санап бетерерлек түгел. Мәсәлән, быелгы дүртенче смена бөтенләй диярлек Казаннан килгән балалардан торган – алар унау иде. Бер елны хәтта Санкт-Петербургтан ял итүчеләр булган. Географик яктан «Патриот»ның дан колачлавы шактый киң!

Уңайлы көндәлек тормыш: олы армия палаткалары, тәүлек буе эшли торган күчмә мунча, күчмә кухня. Урын җитәрлек – рәхәтләнеп 50 баланы урнаштырып була. Беренче сменага килүчеләр икенче, өченче сменаларга да калалар. Бу – күпне аңлата.

Ә инде лагерь тормышы, аның җитәкчесе, анда эшләүче инструкторлар һәм балаларның биредә алган тәэсирләре хакында сез түбәндәндәге видеодан һәм «Маяк» газетасының 9 нчы август саныннан белә аласыз!

Фото һәм видео: Ландыш Габитова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев