Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

БӘЙРӘМНӘРЕБЕЗ БЕЛӘН!

Хөрмәтле райондашлар! Азнакай кунаклары! Сезнең барыгызны да Республика көне, Нефтьчеләр көне, Азнакай шәһәренә 30 ел тулу тантаналары белән ихластан котлыйм! Туган җиребез, республикабыз чәчәк ата! Азнакай районы социаль-икътисади тормышның һәр өлкәсендә дә зур уңышларга ирешеп килә. Бүгенге көндә ирешкән казанышларыбыз - барлык өлкәләрдә хезмәт куйган райондашларыбызның, кара алтын ятмаларын үзләштерүче...

Хөрмәтле райондашлар! Азнакай кунаклары!

Сезнең барыгызны да Республика көне, Нефтьчеләр көне, Азнакай шәһәренә 30 ел тулу тантаналары белән ихластан котлыйм!

Туган җиребез, республикабыз чәчәк ата! Азнакай районы социаль-икътисади тормышның һәр өлкәсендә дә зур уңышларга ирешеп килә. Бүгенге көндә ирешкән казанышларыбыз - барлык өлкәләрдә хезмәт куйган райондашларыбызның, кара алтын ятмаларын үзләштерүче нефтьчеләребезнең, төзүчеләребезнең тырышлыгы нәтиҗәсе.

Районыбызда бар куәтенә урып-җыю эшләре бара. Республикабызда иң күп икмәк җитештерүче районнар арасында Азнакай әйдәп баручылар сафында атлый. Быел да игеннәребезне түкми-чәчми, югары уңыш җыеп алырга бөтен мөмкинлекләребез дә бар.

Олы хөрмәтебезне басуда тир түккән, нефть чыгарган, гомерләрен башка җаваплы тармакларда эшләп үткәргән ветераннарыбызга белдерәм. Сез нигез салган бәрәкәтләр белән горурланып яшибез!

Бездә туган ягын ярата торган көчле, талантлы, патриотик рухлы кешеләр яши. Киләчәктә дә республикабыз тормышында үзебезне сынатмаска тиешбез! Уңышларыбызны тагын да арттырып, районны зур үрләргә алып менү өчен тырышыйк! Алга таба да шулай матур итеп эшләргә һәм яшәргә язсын! Районыбызның киләчәге безнең кулларда!

Бәйрәмебез көч һәм дәрт өстәсен, бары тик бәхетле һәм шатлыклы мизгелләр генә бүләк итсен.

Хөрмәтле райондашларым, җирлегебез кунаклары! Барыгызга да хезмәтегездә зур уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телим! Табыннарыбыз бай, тормышыбыз имин булсын!

Марсель ШӘЙДУЛЛИН, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев