Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмгә әзерлек бара

Узган җомгада район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантанага хәзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләренә багышланган утырыш уздырды. Тантаналы митинг һәр елдагыча авылларда 8 майда, ә Азнакайда 9 майда узачак. Бәйрәм алдыннан зур хәзерлек эшләре башланды. Шәһәр һәм авыл урамнарын, ишек алларын төзекләндерү, бизәү, Бөек Ватан...

Узган җомгада район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантанага хәзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләренә багышланган утырыш уздырды.

Тантаналы митинг һәр елдагыча авылларда 8 майда, ә Азнакайда 9 майда узачак. Бәйрәм алдыннан зур хәзерлек эшләре башланды. Шәһәр һәм авыл урамнарын, ишек алларын төзекләндерү, бизәү, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл, стелла, обелискларга агымдагы ремонт эшләре уздыру таләп ителә. Әлеге мөһим чарадан районыбызның бер генә оешма-предприятиесе, авыллар, хезмәт коллективы да читтә калмаска тиеш. Һәр елдагыча, Бөек Ватан сугышында катнашучы ветераннар, толлар, тыл хезмәткәрләренә зур игътибар биреләчәк. Төрле бәйрәм чаралары, хөрмәтләүләр, мохтаҗларга ярдәм, мәктәпләрдә сугыш ветераннарының укучылар белән очрашуларын оештыру һәм башка чаралар - хәзерлек эшләренең үзәгендә тора. Мәлбагыш авылы җирлегендәге Танаевка авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә мемориаль такта ачу - бу елның иң истәлекле вакыйгаларының берсе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев