Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмегез котлы булсын!

30 октябрь - Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне Бүгенге тормышыбызны автомобиль транспортыннан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Ул үзенең уңайлыгы һәм мобильлеге белән башка төр транспорттан күпкә аерылып тора. Күзәтүләрдән күренгәнчә, һава, су, тимер юл артерияләренә караганда ил халкының яртысыннан күбесе юл йөрү, йөк ташу һәм башка шундый зарур...

30 октябрь - Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне

Бүгенге тормышыбызны автомобиль транспортыннан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Ул үзенең уңайлыгы һәм мобильлеге белән башка төр транспорттан күпкә аерылып тора.

Күзәтүләрдән күренгәнчә, һава, су, тимер юл артерияләренә караганда ил халкының яртысыннан күбесе юл йөрү, йөк ташу һәм башка шундый зарур эшләр өчен автомобиль транспортыннан бик теләп файдалана. Ә хәрәкәт итүнең башка чыганаклары булмаган безнең нефть сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы тармагы зур үсеш алган районда инде ул тормыш алып баруның алыштыргысыз чарасы булып тора. Һәр иртәдә дистәләрчә вахта йөртүче машина, махсус техника һәм агрегатлар буровойларга, нефть промыселларына, скважиналарга юл ала. Шәһәр яны һәм шәһәрара автобуслар йөреп тора. Агросәнәгать комплексын да автотранспорттан башка күз алдына китереп булмый. Сезнең барыгызга да зур рәхмәт, тынгысыз һөнәр ияләре!

Районыбызның хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, тармак ветераннары, якташлар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, сәламәтлек, гаилә бәхете, озын-авыр сәфәрегездә уңышлар телим. Юлларыгыз имин булсын, яшел ут янып торсын!

Рәфис ГАЛИЕВ, Азнакай муниципаль районы башлыгы,

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәяси советы секретаре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев