Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмегез белән сезне, медицина хезмәткәрләре!

Без сәламәт булсак кына тулы канлы тормыш белән яши, аннан тәм һәм гамь таба, куйган максатларга, уңышларга ирешүдә үзебездә дәрт-дәрман тоя алабыз. Шуңа күрә дә кешеләр сәламәтлеген кайгырту, авыруларны дәвалау өлкәсендә эшләүчеләргә хөрмәтебез зурдан. Медицина хезмәткәре булу элек-электән мәртәбәле һәм бер үк вакытта җаваплы һөнәр исәпләнә, чөнки аның кулында -...

Без сәламәт булсак кына тулы канлы тормыш белән яши, аннан тәм һәм гамь таба, куйган максатларга, уңышларга ирешүдә үзебездә дәрт-дәрман тоя алабыз. Шуңа күрә дә кешеләр сәламәтлеген кайгырту, авыруларны дәвалау өлкәсендә эшләүчеләргә хөрмәтебез зурдан. Медицина хезмәткәре булу элек-электән мәртәбәле һәм бер үк вакытта җаваплы һөнәр исәпләнә, чөнки аның кулында - кеше гомере. Ул медицина хезмәткәрләреннән белем генә түгел, искиткеч түземлелек, күңел җылылыгы, шәфкатьлелек һәм фидакарьлек тә таләп итә. Билгеле, бу эштә табибның, шәфкать туташының әхлакый сыйфатлары гына җитми, заманча җиһазларга бай медицина учреждениеләре дә кирәк. Әйтергә кирәк, районыбызда бу юнәлештә шактый эшләр башкарыла, сырхауханә бүлекләре, поликлиникалар төзекләндерелде, заманча уңайлыклар тудырыла, хезмәт күрсәтү елдан-ел яхшыра бара. Авылларда яшәүчеләр турында да җитди кайгыртыла. Яңа ФАПлар ачыла, күчмә стоматология кабинетлары булдырылды һ.б.

Менә шушы изге, игелекле һөнәр ияләре - барлык табиблар, медицина хезмәткәрләрен, районыбызның әлеге өлкә ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан тәбрик итәм. Сезнең барчагызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет-куанычлар телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмегез белән сезне, медицина хезмәткәрләре!