Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмегез белән сезне, гүзәл затлар!

Хөрмәтле туташлар, хатын-кызлар! Сезне елның иң якты һәм шатлыклы бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән чын күңелемнән тәбрик итәм! Шагыйрьләр, иҗат таҗына тиңләп, иң яхшы шигырьләрен багышлаган хатын-кыз образы, гомер бакый, тормыш гәүдәләнеше, мәхәббәт алиһәсе, матурлык һәм илһам чыганагы булды. Якты дөньяга килүебез белән һәрберебез хатын-кызга бурычлы....

Хөрмәтле туташлар, хатын-кызлар!

Сезне елның иң якты һәм шатлыклы бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән чын күңелемнән тәбрик итәм!

Шагыйрьләр, иҗат таҗына тиңләп, иң яхшы шигырьләрен багышлаган хатын-кыз образы, гомер бакый, тормыш гәүдәләнеше, мәхәббәт алиһәсе, матурлык һәм илһам чыганагы булды.

Якты дөньяга килүебез белән һәрберебез хатын-кызга бурычлы. Әниләребезнең йомшак куллары безне иркәли-назлый, тормыш җил-давылларыннан саклый, хакыйкатькә, игелеккә, гаделлеккә юл күрсәтә. Ир-егетләр өчен хатын-кызлар тормышыбыз яме, сөйгән ярларыбыз, кәләшләребез, тугры тормыш юлдашларыбыз, киңәшчеләребез дә. Сез, язның беренче сылу чәчәкләре кебек, дөньябызга матурлык, аһәңлелек, күңел җылысы алып киләсез. Юкка гына борынгы риваятьләрдә сезне ир-егетләргә куәт, кодрәт бирүче сихри көчкә тиңләштермәгәннәр, гаилә учагын саклаучы илаһи зат буларак тасвирламаганнардыр.

Сез, кадерлеләребез, җирдә муллык тудыручы уңган хезмәтчәннәр дә: халык хуҗалыгының бер генә тармагы да сездән башка алга китә алмый. Тормышыбыз тагын да матурлансын, яхшырсын өчен сез керткән өлеш бәһаләп бетергесез.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз - әбиләр, әниләр, апалар, сеңелләр - сезнең барчагызга бәхет, тыныч тормыш, сәламәтлек һәм изгелек телим!

Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы, район башкарма комитеты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев