Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмегез белән сезне!

Кадерле әниләр, әбиләр! Сезнең барыгызны да шушы олуг, матур бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм, сезгә тыныч күк йөзе, үстергән балаларыгызның игелеген күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телим! Бу барыбыз өчен дә иң садә, изге бәйрәмнәрнең берсе. Һәммәбезнең дә дөньядагы иң кадерле кешеләребезгә йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен, теләкләребезне ирештерәсе...

Кадерле әниләр, әбиләр! Сезнең барыгызны да шушы олуг, матур бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм, сезгә тыныч күк йөзе, үстергән балаларыгызның игелеген күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телим!

Бу барыбыз өчен дә иң садә, изге бәйрәмнәрнең берсе. Һәммәбезнең дә дөньядагы иң кадерле кешеләребезгә йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен, теләкләребезне ирештерәсе килә. Безгә тормыш биргән, назлап үстергән, шәхес булып формалашуда этәргеч һәм өлге булган кадерлеләребезгә нинди генә игътибар, кайгырту күрсәтсәк тә аз булыр төсле. Алар өчен балалары, оныклары янәшәдә булудан да олы бәхет юк, киң күңелле әниләребезгә безнең бер җылы сүз, ягымлы караш җитә, шуңа күрә дә тормыш, эш ыгы-зыгысында аларны онытмыйк, кадерләрен белик!

Районыбызда яшәүче аналар санының елдан-ел артуы, демографик хәл торышында үзгәрешләрнең уңайга булуы сөенеч тудыра. Икенче, өченче сабыйлары туган гаиләләрнең ишәя баруы тагын да куанычлы. Агымдагы елның 9 аенда дөньяга аваз салган нарасыйларның 246сы (40,4%) -гаиләдә икенче, ә 80е (13,1%) - өченче. Дүртенче, бишенче, хәтта җиденче балаларын "алып кайту"чылар да бар.

Сабыйларына белем, тәрбия бирү, аларны җәмгыятебезгә лаеклы шәхесләр итеп үстерү - аналарга йөкләнгән иң җаваплы, иң изге бурычларның берсе. Дәүләтебез алар хакында тиешле кайгырту күрә, районыбызда да аналарга һәм балаларга уңайлы шартлар тудыру, күп балалы гаиләләрне социаль яклау буенча максатчан чаралар күрелә.

Барсы өчен дә рәхмәт сезгә, кадерле әниләребез! Сезнең барчагызга да бала куанычы, аларның кайгыртуын, игътибарын тоеп яшәвегезне, гаиләләрегезгә иминлек, бәхетләр телим!

Рәфис Галиев, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев