Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмегез белән, хөрмәтле каләм ияләре!

“Маяк” газетасы редакциясендә хезмәт куючы барлык журналистларны, хезмәткәрләрне, матбугат ветераннарын, хәбәрчеләрне, газета укучыларны Татарстан матбугаты көне белән ихластан тәбрик итәм!

Районыбызның бердәнбер рәсми басмасы булган "Татмедиа" АҖ филиалы – “Маяк” газетасы редакциясендә хезмәт куючы барлык журналистларны, хезмәткәрләрне, матбугат ветераннарын, хәбәрчеләрне, газета укучыларны Татарстан матбугаты көне белән ихластан тәбрик итәм!

“Маяк” – ул районыбызның елъязмачысы. Быел аның 90 еллык юбилеен да билгеләп үтәбез. Илнең авыр колхозлашу, Бөек Ватан сугышының афәтле елларында, аннан соңгы күтәрелеш чорында халыкны бердәмлеккә чакырып, аңа рухи терәк булып, газета зур эшләргә, батырлыкларга өндәгән, агитатор, пропагандист кына түгел, оештыручы да булган. Аның бер генә санын да өзмичә, иҗат коллективы газетаны үтемле, кирәкле, дәрәҗәле итү өчен тырышкан. Матбугат ветераннары бүген дә актив тормышта. Алар үзләренең үтемле сүзе, төпле киңәше белән яшь буынга таяныч та, олы үрнәк тә. Озак еллар газетада хезмәт куйган бүгенге көндә лаеклы ялдагы өлкәннәребезне тирән хөрмәт итәбез, аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Әнә шулай 90 ел дәвамында салынган традицияләргә тугры калып, тупланган бай тәҗрибәгә таянып, бүгенге иҗат коллективы да халыкны мәгълүматлы итү, аның рухи байлыгын арттыруда елдан-ел камиллеккә омтыла, укучыларның күңеленә үтеп керергә тырыша, заман белән бергә атлый. Җирлегебездә яшәүчеләр район басмасының һәр санын көтеп ала, яратып укый. Бүгенге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешне басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Республика районнары газеталары арасында “Маяк”ның из зур тиражлы басма булуы да сезнең матбугат сүзенә сак карашыгыз, укучыларыгызга хөрмәтегез, һөнәри осталыгыгыз турында сөйли.

Хөрмәтле каләм ияләре! Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телим.

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев