Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәм бүләксез булмый, дип саный Азнакай ир-атлары

Кояш нурлары, елмаю, лалә, мимоза чәчәкләре, беренче гөрләвекләр - нәкъ менә яз билгеләре. Язның беренче көненнән үк без иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә әзерләнә башлыйбыз. Хатын-кыз - гаҗәеп зат, безнең һәммәбез бу көнне нинди дә булса бүләк, игътибар, могҗиза көтә. Без шәһәр халкыннан сөеклеләренә, хатын-кыз...

Кояш нурлары, елмаю, лалә, мимоза чәчәкләре, беренче гөрләвекләр - нәкъ менә яз билгеләре. Язның беренче көненнән үк без иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә әзерләнә башлыйбыз. Хатын-кыз - гаҗәеп зат, безнең һәммәбез бу көнне нинди дә булса бүләк, игътибар, могҗиза көтә.

Без шәһәр халкыннан сөеклеләренә, хатын-кыз туганнарына нинди бүләкләр әзерләүләре белән кызыксындык. Кайбер җавапларны сезгә дә җиткерәбез.


Альберт Хөснетдинов, 32 яшь:
- Минемчә, хатын-кызга бары тик 8 Март көнне генә игътибар күрсәтү, матур сүз­ләр әйтү дөрес түгел. Һәрвакыт назлы, сөйкемле, йомшак күңелле булып кала белүче хатын-кызга ел буе ниндидер бүләк бирәсе, аны сөендерәсе, һәр көнен бәйрәмгә әверелдерәсе генә килеп тора. Әнине матур чәчәк гөлләмәсе һәм тәмле торт белән шатландырачакмын.


Фатих Әминов, 60 яшь:
- Тормыш иптәшем белән 35 ел бергә гомер итәбез. Ямьле язгы көндә нәрсә бүләк итәрменме? Хатыным чәчәк гөлләмәләрен үлеп ярата. Чәчәкләрнең ниндидер бер төренә өстенлек бирми, шуңа күрә аларны ел саен төрләндерергә тырышам.


Илмир Рамазанов, 35 яшь:
- Хатын-кызларның иң якын дуслары, әлбәттә, бриллиант дип җырлыйлар бит әле. Агымдагы елда мин дә иптәшемне бриллиант кашлы йөзек бүләк итеп шатландырырга уйлыйм.


Айрат Фазыйлов, 47 яшь:
- Безнең гаиләдә бүләк бирешү гадәте юк. Без бер-бебезгә карата бик игътибарлы, һәр бәйрәмне истә калырлык, матур хатирәләр белән искә алырлык итеп уздырабыз. Ә 8 Март көнне бәйрәм табыны әзерләүне үз өстемә алачакмын.

Сүз уңаеннан

Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда һәр унынчы кеше бу көнне чәчәк гөлләмәсе һәм бәйрәм рухы белән бәйләп искә алса, 16 проценты өчен бу бары тик гадәткә кергән бәйрәм, 15 проценты өчен якыннарының күңелен күтәрү өчен бер сәбәп, ә 14 процентына гадәти ял көне. Сораштыруда 1,6 мең кеше катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәм бүләксез булмый, дип саный Азнакай иратлары