Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәм бүләксез булмый

Рөстәм Мөхәммәдиев тальянчылар ансамбле җитәкчесе Атлас Хуҗинга 10 тальянга сертификат тапшырды Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм чаралары быел да үз югарылыгында узды. Залда Бөек Ватан сугышы ветераннары, ил сакчылары, әфган сугышы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, тыл хезмәткәрләре һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдатларның әниләре катнашты. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель...

Рөстәм Мөхәммәдиев тальянчылар ансамбле җитәкчесе Атлас Хуҗинга 10 тальянга сертификат тапшырды

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм чаралары быел да үз югарылыгында узды.

Залда Бөек Ватан сугышы ветераннары, ил сакчылары, әфган сугышы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, тыл хезмәткәрләре һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдатларның әниләре катнашты.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны бәйрәм белән котлап, ветераннарга районның 80 еллык юбилей медальләрен тапшырды. Әфганстанда һәм Чечнядагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар да бүләкләргә лаек булдылар. Район мәктәпләрендә хәрби дәресләр алып баручы укытучылар да игътибар үзәгеннән читтә калмады.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан иң бай һәм юмарт бүләкне нефтьчеләр бүләк итте. «Татнефть» ААҖ генераль директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев генераль директор Шәфәгать Тәхаутдинов исеменнән тальянчылар ансамбленә 10 тальянга сертификат, ә ветераннар советына автомобиль ачкычы тапшырды.

- Бу очраклы бүләк түгел, - диде район-шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов. Республикада иң өлкәннәрдән булган Азнакай ветераннар советына быел 40 яшь тулды. Бу нефтьчеләребезнең туган ягыбызны үстерүгә бар көчен куйган ветераннарыбызга зур хөрмәт, рәхмәтнең чагылышы.

Хәрби комиссар Рәдиф Камалеев үз чыгышында бүгенге көндә районыбызның 310 егетенең ил алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтәвен әйтеп узды. Солдат әниләре исеменә хәрби комиссариатка килгән күпсанлы рәхмәт хатлары да шул турыда сөйли.

Бөек Ватан сугышы ветераны Мөбарәкша Хәсәншин яшьләрне илебез данын саклап, армиядә ир-егетлек бурычын үтәргә чакырды.

Күптәнге традиция буенча, яшь азнакайлылар - булачак ил сакчылары, үзләренең иң беренче җитди документларын - Россия паспортлары алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев