Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел “калайчы” көне иртәләде

Көзнең Әбиләр чуагы соңгы чәчәкләр сибелгән яулыгын болгап саубуллашырга да өлгермәде, бу ни тамаша: 7 октябрьдә үк кар күбәләкләре оча башлады. Чәршәмбе көнне иртән уянгач тәрәзәгә кемнең генә күзе төшмәде икән?! Бар җиһанны аклыкка каплап, табигать - Анабыз азнакайлыларны янә бер (әле генә давыллап туктаган иде) сынарга уйлады, ахрысы. Юлның...

Көзнең Әбиләр чуагы соңгы чәчәкләр сибелгән яулыгын болгап саубуллашырга да өлгермәде, бу ни тамаша: 7 октябрьдә үк кар күбәләкләре оча башлады. Чәршәмбе көнне иртән уянгач тәрәзәгә кемнең генә күзе төшмәде икән?! Бар җиһанны аклыкка каплап, табигать - Анабыз азнакайлыларны янә бер (әле генә давыллап туктаган иде) сынарга уйлады, ахрысы. Юлның тайгаклыгы, юеш кар әле мондый хәлләргә әзер түгел машина хуҗаларын чынлап торып сынарга кереште. Иртәнге сәгатьләрдә үк шәһәребез урамнарында автомашиналарның бәрелешү очраклары күзәтелә башлады.

-7 октябрьдә төшкә кадәрге вакыт эчендә генә дә 5 юл вакыйгасы булды, - диде ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков. - Азнакай-Ютазы юлында ике җиңел машина һәм КАМАЗ машинасы белән җиңел машина бәрелеште. Азнакай шәһәрендә Ленин һәм Хәсәнов урамнары киселешендә "Фольксваген Поло" йөртүчесе төп юлдан килгән "Деу Нексия" машинасын үткәрми. Лениногорск трактында 2нче йорт янәшәсендә "Хундай Соната" хуҗасы шулай ук тиешле араны сакламый. Вәлиханов урамында бер җиңел машина икенчесенә юл бирмичә бәрелешәләр...

Юл хәрәкәте иминлегендә торучы ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артында бик сак булырга киңәш итә. Ә инде тәҗрибәсе әле аз булганнарга юл йөрүдән тыелып торса да яхшы. Кышкы тәгәрмәчләрен куярга өлгермәүчеләргә моны сузмаска кирәк. Юлда җәяүлеләрнең игътибарлы булуы - үзләрен дә, машина хуҗаларын да төрле күңелсез хәлләрдән саклар. Бары тик, светофор, "зебра" аша, рөхсәт ителгән урыннардан чыкканда гына хәвеф-хәтәрләргә юл куелмас. 1 октябрьдән 10сына кадәр "Җәяүле юлы" декаднигы да игълан ителгән. Илдар Исхаков аның кысаларында төрле акцияләр үткәрелүен әйтә. Көзге караңгыда бигрәк тә шәһәр читендәге олы юлларда киемдә махсус яктырткыч тамга-тасмалар булмаса, җәяүле 500 сум күләмендә штрафка тартылырга да мөмкин. Шоферларның юл читендәге яки тиешсез урында юлдан чыккан җәяүлене күрмичә бәрдерү очраклары да бар. 30 сентябрьдә, 2 октябрьдә шәһәрдә шундый очраклар теркәлгән. Берсендә ул кеше үлеменә үк китергән. Шуңа да, үзебезгә нәтиҗә ясыйк, сак булыйк, җәмәгать. Иртәләде быел "калайчы" көне...

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел “калайчы” көне иртәләде