Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Азнакайда 35 йорт капиталь төзекләндерелде

Азнакай муниципаль районында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 2014 елда 35 йорт төзекләндерелде. Ремонтны финанслау күләме (барлык төр финанслау чыганакларын да кертеп) 89 млн 859 мең 896 сум тәшкил итте. Шуның 30 млн 531 мең 598 сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан, 18 млн 566 мең сумы җирле бюджеттан, 40 млн...

Азнакай муниципаль районында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында 2014 елда 35 йорт төзекләндерелде.

Ремонтны финанслау күләме (барлык төр финанслау чыганакларын да кертеп) 89 млн 859 мең 896 сум тәшкил итте. Шуның 30 млн 531 мең 598 сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан, 18 млн 566 мең сумы җирле бюджеттан, 40 млн 762 мең 298 сумы торак милекчеләреннән җыелган акча. 72 млн сумга Азнакай шәһәрендәге 28 йортка, 17 млн сумга Актүбә бистәсендәге 6 йортка һәм 676 мең сумга Балтач авылындагы бер йортка капиталь ремонт эшләре үткәрелгән.


- Безнең бурыч: яшәүчеләрнең торак-көнкүреш шартларын яхшырту. Капиталь ремонт программасы торак фондына яңа сулыш өрде. Бүгенге көндә планлаштырылган барлык йортларда да капиталь ремонт эшләре тәмамланды, - ди торак-коммуналь хуҗалыгы Департаменты җитәкчесе Руслан Мөхтәсимов. - Быел капиталь ремонт чорында йортларның түбәләрен ремонтлауга аеруча зур игътибар бирелде. Чөнки йортның түбәсен төзекләндерми торып, башка ремонт эшләре үткәрү ул мәгънәсез эш булыр иде. Барлыгы 20 йортның түбәсенә ремонт ясалды. Әлбәттә, ремонт эшләре барышында җылыту, кайнар һәм салкын су челтәрләрен, канализация системасын ремонтлау, электр җиһазларын монтажлау, фасадларны төрү һәм башка эшләр дә башкарылды. "Азнакай ПМК", "Азимутстрой", "Гарант", "Актүбә Жилкомсервис", "Универсал-строй", "Инженерлык челтәре", "ЖилЭнергоСервис", "Сельхозжилсервис" кебек подрядчы оешмалар үз эшләрен сыйфатлы башкарып, капиталь ремонт эшләрен вакытыннан алда тапшырдылар. Әмма, Болгар урамы, 36 нчы, Солтангалиев урамы, 24 нче йортта (подрядчы "Нефтестроймонтаж" ҖЧҖ) һәм Сөембикә урамы, 4 нче йортта ("Азнакай инженерлык челтәрләре" ҖЧҖ) капиталь ремонт эшләре шактый тоткарланды һәм күп кенә кимчелекләр дә бар.

Район халкы капремонтчыларның эшеннән канәгатьме соң?

- Быел кергән капремонтчыларның эшеннән бик канәгать булып калдык. "Азимутстрой" ҖЧҖ ремонтчылары искиткеч төгәллек белән, җентекләп эшләделәр, - ди Нахимов урамы, 4 нче йортта яшәүче Руслан Газизов. - Могҗиза кебек булды бу. Егетләр ике атна эчендә йортыбызны җылыттылар, тышладылар. Өебез хәзер эчтән җылы, тыштан исә ерактан ук матур булып нур сибеп тора. Яхшы эшләгәнне яхшы, дим инде. Рәхмәттән башка бер сүз дә әйтә алмыйм.


Ремонт узган йортлар төзеклеге, матурлыгы белән ерактан ук күңелне җәлеп итеп тора. Киләсе елга исә районыбызның янә 31 йортын капиталь ремонт көтә.



Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел Азнакайда 35 йорт капиталь төзекләндерелде