Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Азнакайда 12000гә якын кеше диспансерлаштыру узачак

Мәгълүм булганча, 2013 елдан республикада, шул исәптән районыбызда да халыкка диспансерлаштыру үткәрү буенча максатчан эш алып барыла. Быел аның ни дәрәҗәдә баруы һәм халыкның аңа мөнәсәбәте белән кызыксынып, район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Ирек Газизуллинга мөрәҗәгать иттек. -Ирек Канәгатович, бу кампаниянең мөһимлеге нидә, азнакайлылар нинди төр тикшерүләр үтәргә тиеш?...

Мәгълүм булганча, 2013 елдан республикада, шул исәптән районыбызда да халыкка диспансерлаштыру үткәрү буенча максатчан эш алып барыла. Быел аның ни дәрәҗәдә баруы һәм халыкның аңа мөнәсәбәте белән кызыксынып, район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Ирек Газизуллинга мөрәҗәгать иттек.

-Ирек Канәгатович, бу кампаниянең мөһимлеге нидә, азнакайлылар нинди төр тикшерүләр үтәргә тиеш?
- Аның максаты - яман, җитди авыруларны вакытында ачыклап, дәвалап, кешеләрнең гомерен саклап калу, халыкның гомер озынлыгын арттыру. Сүз дә юк, монда профилактик чаралар да зур роль уйный. Әйтергә кирәк, күп кенә Европа илләрендә нәкъ менә шул юнәлештә тиешенчә эшләп, уңай нәтиҗәләргә ирешелә дә. Россия хөкүмәте, Сәламәтлек саклау министрлыгы илдә диспансерлаштыруның озак вакытлы программасы аша вакытсыз үлем-китемнәргә чик куярга ниятли. Моны, безнең, диспансерлаштыруның быелгы программасына керүче яшьтәгеләрнең дә аңлавы һәм активлык күрсәтүе сорала. Гомуми тикшерүләрдән тыш, кырык яшьтән узганнарга күз басымын, терапевт һәм невролог тикшерүен, корсак куышлыгы органнарына УЗИ, хатын-кызларга маммография, ир-егетләргә онкомаркер билгеләве үтәргә кирәк.


-Быел диспансерлаштыруны күпме кеше, нинди яшьтәгеләр үтә?
-Быел без 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39, 42 һәм 45, 48... яшьтәге кешеләргә мәҗбүри медицина тикшерүе үткәрергә тиеш. 2014 елда план буенча аны 11556 кешегә үткәрү күздә тотыла. 1 октябрьгә 6353 пациент (55 процент) тикшерү үтте, 544е аны үтүен дәвам итә.


-Авырулар ачыклану ни дәрәҗәдә?
-Диспансерлаштыруның беренче этабында 1023 пациентта беренче тапкыр авырулар ачыкланды: 13ендә яман шеш, 86сында - азык эшкәртү органнарында, 39ында - йөрәк-тамыр системасы, 18ендә шикәр чире авырулары... Икенче этапка 162 кешегә юллама бирелде. Тикшерүләр кан тамырлары әйләнеше, яман шеш, диабет, үпкә ялкынсыну, юан эчәк чирләрен табуга юнәлдерелгән. Быел маммография тикшерүенең үзебездә үткәрелүен дә әйтергә кирәк.


-Ел тәмамланырга да санаулы гына вакыт калып бара. Диспансерлаштыруны үткәреп бетерергә дә өлгерергә кирәк...
-Ул әлегә акрынрак бара, халыкның активлыгы җитми, дияр идем. Әйе, нибары өч ай гына вакыт калды. Азнакайлыларның бу мөһим кампаниягә җитди каравын сорыйбыз. Чиратларда да бер-беребезгә карата илтифатлы, игътибарлы, сабыр булсак иде. Диспансерлаштыруны оештыруда районның учреждение, оешма-предприятиеләре, авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыкларының да зур ярдәме сорала.


Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел Азнакайда 12000гә якын кеше диспансерлаштыру узачак