Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Азнакайда 100дән артык пенсионер компьютер нигезләрен өйрәнү курслары үтте

Татарстанда пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтү буенча "Интернет - озын гомер" проекты эшли. Азнакай мәшгульлек үзәгендә ел башыннан алып 100дән артык пенсионер компьютер нигезләрен өйрәнү курслары үтте. Интернет инде күптән тормышыбызга үтеп керсә дә, өлкән яшьтәге кешеләр әле аннан ераграк. Бигрәк тә ялгыз яшәүче, башкалар белән аралашуга мохтаҗ пенсионерлар аның уңайлыкларын...

Татарстанда пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтү буенча "Интернет - озын гомер" проекты эшли. Азнакай мәшгульлек үзәгендә ел башыннан алып 100дән артык пенсионер компьютер нигезләрен өйрәнү курслары үтте.


Интернет инде күптән тормышыбызга үтеп керсә дә, өлкән яшьтәге кешеләр әле аннан ераграк. Бигрәк тә ялгыз яшәүче, башкалар белән аралашуга мохтаҗ пенсионерлар аның уңайлыкларын белеп бетермиләр.


Сүз дә юк, интернетсыз да яшәп була, әмма аның белән барыбер тормыш кызыклырак. Ул киңкырлы дөньяга ишекләр ача.


Компьютерны өйрәнүгә өлкәннәрдә теләк булырга тиеш. Сүз дә юк, башта нәтиҗәләр ул хәтле үк булмаска да, теләк тә сүрелергә мөмкин. Шулай да татып, өйрәнеп карау кирәк.


Өлкәннәргә ул кирәкме соң, дигән сорау туарга мөмкин. Әлбәттә, кирәк. Аралашу, кызыклы мәгълүматлар туплау, көнкүреш проблемаларын, тормыш мәшәкатьләрен хәл итү өчен кирәк.


Әйдәгез, бу мәсьәләгә якынрак килик.


Беренчедән, аралашу өчен кирәк. Сер түгел, күпләр ялгыз калгач, аралашыр кешеләр бетә. Якыннары аерым яши, аларның үз тормышы. Чынбарлыкта күрешүгә җитмәсә дә, виртуаль аралашу да кайчак бик ярап куя.


Икенчедән, мәгълүмат аласың. Телевидение барлык яңалыкларны да яктыртып бетерә алмый. Интернетта алар күбрәк, кызыклырак. Биредә һәркем үзен кызыксындырган як белән таныша, аны өйрәнә ала. Әйтик, бер әби шикәр чиреннән җәфалана, ди. Ул интернеттан аның турында барлык белешмәне белә ала. Җитмәсә, өеннән дә чыкмыйча һәм санаулы секундлар эчендә.


Проблемаларны хәл итү. Аларны һәркем үзенчә хәл итә. Әйтик, шул ук коммуналь хезмәтләргә түләүне дә электрон түләүләр аша башкарырга мөмкин.


Мавыгулар. Биредә аларның ниндие генә юк! Анда яраткан фильмыңны да карарга, дизайн, кул эшләре белән дә танышырга, яраткан гөлеңне үстерү серләрен дә... төшенергә мөмкин.


Интернетны файдалануга сәбәпләр. Өлкән кешеләр өчен ул бик гади: тормышларын тагын да кызыклырак, яктырак, мәгънәлерәк, аны тулы канлы итү өчен. Аларны моңа массакүләм өйрәтү мөһим. Безнең илдә бу болай да аксый. Кичекмәстән моңа керешергә кирәк, өлкәннәребез заманнан артта калмаска тиеш!


Нәтиҗә шул: Хәзерге чор кешеләренең яшәү шартлары моннан 30-40 ел элек булганнарныкыннан күпкә үзгәрәк. Пенсионерлар технология яңалыкларын мөмкин кадәр күбрәк белергә омтыла. Компьютер нигезләрен өйрәнеп, аның белән идарә итәргә өйрәнеп, алар яңа программалар үзләштерә, аларга яңа мөмкинлекләр ачыла, көнкүрешләрен яхшырту, яңа мавыгулар табуга юллар ачыла.


Компьютерны өйрәнергә, Интернет уңайлыкларыннан файдаланырга, үзләренә яңа дуслар табарга теләгән барлык өлкәннәребезне Азнакай мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә чакырабыз. Без сезгә яңа дөнья ачарга әзер!

Фото www.onlinetambov.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел Азнакайда 100дән артык пенсионер компьютер нигезләрен өйрәнү курслары үтте