Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Азнакай юлларында 4 кешенең гомере өзелгән, 20се авыр җәрәхәтләр алган

Июль башында Әлмәт-Азнакай юлында коточкыч авария булды. Әлмәт ягыннан килгән "Volvo" машинасы шоферы югары тизлектә каршы як юл полосасына чыга һәм "КамАЗ" белән бәрелешә. Җиңел автомобиль хуҗасы алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында вафат була. Статистика мәгълүмат-ларына караганда, юллардагы фаҗигаләр нәтиҗәсендә дөньяда ел саен 1 миллион 300 мең кешенең гомере өзелә....

Июль башында Әлмәт-Азнакай юлында коточкыч авария булды. Әлмәт ягыннан килгән "Volvo" машинасы шоферы югары тизлектә каршы як юл полосасына чыга һәм "КамАЗ" белән бәрелешә. Җиңел автомобиль хуҗасы алган тән җәрәхәтләреннән һәлакәт урынында вафат була.

Статистика мәгълүмат-ларына караганда, юллардагы фаҗигаләр нәтиҗәсендә дөньяда ел саен 1 миллион 300 мең кешенең гомере өзелә. Бу - көн саен 3 меңнән артык кеше дигән сүз. Корбаннарның күбесе - 15 - 44 яшьлек кешеләр. Агымдагы елның 6 аенда Россия юлларында 87 меңнән артык юл фаҗигасендә 10000 гә якын кеше вафат булган...


Шушы вакыт аралыгында районда 14 юл-транспорт фаҗигасе булды. Кызганычка каршы, 4 кешенең гомере өзелеп, 20се төрле дәрәҗәдәге авыр тән җәрәхәтләре алды. Әлеге һәлакәтләрне булдырмый калып та булыр иде: каядыр ашыгабыз-ашкынабыз, исерткеч эчемлекләр куллангач, батыраеп, руль артына утырабыз шул...


Узган атнада шәһәр башкарма комитеты каршында төзелгән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы үтте. Җирлегебездә соңгы араларда юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булучылар саны арту һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү ­ - көн тәртибендәге иң төп мәсьәләләрнең берсе булды.


Район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Сирин Райманов белдерүенчә, алты айда 4803 административ хокук бозу ачыкланган. ЮХИДИ хезмәткәре тарафыннан хәмер кулланган 122 шофер тоткарланган. Җәяүлеләргә өстенлек бирмәүнең - 175, җәяүлеләрнең кагыйдәләр сакламавының - 192, светофор сигналларына игътибар итмәүнең - 99, балаларын махсус җайланмадан башка йөртүнең 197 очрагы ачыкланган.


- Аварияләрнең сәбәбе бер дә үзгәрми: элеккечә үк аларның күпчелеге машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен (юл чатларында кагыйдәләрне үтәмәү, каршы хәрәкәт юлына чыгу, тизлекне арттыру) тупас бозулары, эчкән килеш руль артына утырулары аркасында барлыкка килә, - ди Сирин Райманов.


Комиссия җитәкчесе Расих Шәкүров юл чатларын светофор объектлары белән җиһазландыру, урамнарны тиешенчә яктырту, юл билгеләре кую буенча күләмле эш алып барылуын билгеләп үтте. Әлеге эшләр "Азнакай муниципаль районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру" максатчан программасы кысаларында тормышка ашырыла.


Юллар торышын норматив хәлгә китерү өчен генә дә алты ай эчендә 66 млн сумлык эш башкарылган.


Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, беренче чиратта тизлек режимына игътибар итәргә кирәк, дип билгеләп үтте.


Комиссия утырышында ул ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 декабрендә кабул иткән 1134 санлы «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүне көчәйтү буенча өстәмә чаралар» турындагы карарын гамәлгә ашыруның барышы хакында да бәян итте һәм кайбер оешма-предприятие җитәкчеләренә йөкләмәләр бирде.


Юл - бүгенге заман тормышының иң актуаль проблемаларының берседер ул. Күпчелегебезнең һәр көне юллар белән бәйле. Безнең исән-сау әйләнеп кайтуыбызны гаиләләребез зарыгып көтә. Юлда да акыл кирәклеген истә тотсак иде: күңелсез хәлләргә очрап, күз яше түгелмәсен! Юл буенча тезелгән һәйкәлләр - юлда йөрүчеләргә бик җитди кисәтү.


Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел Азнакай юлларында 4 кешенең гомере өзелгән, 20се авыр җәрәхәтләр алган