Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйге иң осталарны барлады

"Азнакай ПАТП"сы ачык акционерлык җәмгыятендә яшь белгечләр - слесарь-инструментчылар һөнәри осталыкта көч сынашты. Слесарь-инструменчы Руслан Шәрипов Ике этапта барган бәйгедә дүрт егет ярышты. Ә башкалар кайда соң, дип сорарсыз. Районда бу төр һөнәр ияләре шулкадәр генәме әллә? Юк, әлбәттә, бездән аермалы буларак, алар кемнәр белән ярышачакларын яхшы белә иде шул....

"Азнакай ПАТП"сы ачык акционерлык җәмгыятендә яшь белгечләр - слесарь-инструментчылар һөнәри осталыкта көч сынашты.

Слесарь-инструменчы Руслан Шәрипов

Ике этапта барган бәйгедә дүрт егет ярышты. Ә башкалар кайда соң, дип сорарсыз. Районда бу төр һөнәр ияләре шулкадәр генәме әллә? Юк, әлбәттә, бездән аермалы буларак, алар кемнәр белән ярышачакларын яхшы белә иде шул. Бу егетләр - теория белән дә "меңне ега", практикада да сыната торганнардан түгел. Сүз дә юк, башка яшьләргә дә осталар тәҗрибәсе артык булмас иде, ансы. Бәйгегә килмәгәннәр бик күпне югалтты.

Теория өлеше 5 биремнән торды. Әлбәттә, аңа алдан әзерләнү соралды. Беренче булып биремнәрне Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе-"Водоканалсервис" ААҖ филиалының котел җиһазлары ремонты буенча слесаре Станислав Дергач "ерып чыкты".

- Мин эшемне яратам, - диде ул безнең белән әңгәмәдә. - Яшьтәшләремә дә эшче һөнәре үзләштерергә киңәш итәр идем. Азнакайдан әллә ни ерак китәсе дә юк, менә мин үзем Лениногорскида белем алдым.

Производство белән идарә итү үзәге операторы Зимфира Насыйбуллина конкурсның икенче этабы шартлары белән таныштыргач, бәйге тагын да кыза төште. Су помпасын куйганда двигательнең суыту системасында матдә алышынуын тәэмин итүче прокладканы парониттан нибары 10 минут эчендә ясарга кирәк. "Азнакай ПАТП"сы слесаре Руслан Шәриповның кулына күз иярмәде - ул аны бик тиз эшләп тә куйды. Бүген туган көне дә икән әле.

- Руслан - профком рәисенең уң кулы. Предприятиенең иң актив яшьләреннән берсе, - диде аның турында автовокзал начальнигы Зөлфия Баязитова. -Ул "юк" дигән сүзне белми дә. Һәрчак ярдәмгә әзер. Спорт ярышларында, үзешчән сәнгать смотр-конкурсларында гел катнашып килә. Кызганычка каршы, предприятиедә яшьләр аз. Югыйсә, аларны бик теләп эшкә алыр идек. Безгә үз эшен яраткан, тәҗрибәле шоферлар җитми...

Ниһаять, һөнәр бәйгесенә йомгак ясар чак та җитте. "Азнакай ПАТП"сы слесарь-инструментчысы Ленар Зыязов бәйгедә актив катнашучы дипломына лаек булды, шул ук предприятиедән Салават Шәйхелисламов- өченче, Станислав Дергач (АПТС) икенче урынга чыкты. Ә инде 2011 елның иң яхшы слесарь-инструментчысы исемен Руслан Шәрипов алды. Булдырдыгыз, егетләр! Киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын!

Оксана Ильясова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев