«Бәй!» диюгә, Азнакайдан диләр
Безнең Азнакай сөйләм теле ягыннан бик үзенчәлекле як.
«Бәй» диюгә, шунда ук кайдан икәнеңне әйтеп бирәләр. Бик нык аптыраганда әйтелә торган «Бәтәч!» дигәне һәм аннан да хәтәррәк яңгырый торганы да бар әле.
Тукталышта ике апа утыра. Берсе русча сөйләде-сөйләде дә, икенчесесенең соравына: «Әйе», – дип җавап кайтарды. Ике телне бутап сөйләшү гадәти күренеш. Татарлар – руслашып бетмәгән, руслар – татарлашкан монда.
Башка якларда ничектер, бездә: «Коры чәй эчтем», – диләр, ягъни кабымлыксыз. Русчага әйләндерсәң, «сухой чай» килеп чыга.
Әле тагын «апаем» сүзе бар. Аны үзеңнән кече яшьтәге кешегә, эне-сеңелләргә карата әйтәләр. Ә Казан ягында ул «апа» дигәнне аңлата.
Безнең «а» авазы «о»лаштырылган. Киров өлкәсе Нократ авылында студент чакта диалектологик практика үтәргә туры килде. «Күктә бүген ай бигрәк якты», – дигәч, «Ой түгел, ай бит ул», – дип төзәткәннәре истә.
Азнакайга гына хас «тәкә» (бәрәңге тәкәсе), «төш» (башка якта чәк-чәк, бавырсак) кебек ризык исемнәре дә бар әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев