Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Буыннар чылбыры өзелми

Сугыш... Кыска гына шушы сүз эченә күпме кайгы-хәсрәт, күз яше, югалтулар сыйган. Тынычлыкның, бүгенге матур тормышыбызның кадерен белер өчен ул утлы елларны, азатлык өчен көрәшүчеләрне онытырга хакыбыз юк безнең. Шуңа күрә районда яшьләр арасында патриотик тәрбия эшле алып барыла. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "ФОРПОСТ" һәм һөнәри көллиятнең "Маяк" отряды...

Сугыш... Кыска гына шушы сүз эченә күпме кайгы-хәсрәт, күз яше, югалтулар сыйган. Тынычлыкның, бүгенге матур тормышыбызның кадерен белер өчен ул утлы елларны, азатлык өчен көрәшүчеләрне онытырга хакыбыз юк безнең. Шуңа күрә районда яшьләр арасында патриотик тәрбия эшле алып барыла.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "ФОРПОСТ" һәм һөнәри көллиятнең "Маяк" отряды әгъзалары өч буын вәкилләре белән очрашу уздырды.

Фронтның алгы сызыгында шәфкать туташы булып эшләгән Зәкия Җәләлетдинованың истәлекләре, үзе язган шигырьләре күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтте.

- Ватанны яратыгыз, бабаларыгыз батырлыгын онытмагыз! - дип мөрәҗәгать итте ул.

Тыл ветераны Нурулла Гобәйдулинның һәм сугыш чоры баласы Рудис Сәлаховның да чыгышлары ул елларның бар чынбарлыгын, авырлыгын ачып салды.

Әфган сугышы ветераннары Илшат Исламов, Ринат Җиһаншинны тыңлаганда, кыя-таулар, душманнар тарафыннан аяусыз кырылган җаннар, батырларча һәлак булган якташларыбыз күз алдына килеп басты. Алар яшьләрне 15 февральдә шәһәребезнең "Кара тюльпан" һәйкәле янында узачак тантаналы митингка чакырдылар.

Шәһәр хәрби комиссариаты хезмәткәре Гөлсинә Хөснуллина һәр ветеранның тормышы белән яхшы таныш. Очрашуда ул аларның үткәне һәм бүгенгесе, комиссариат тарафыннан нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде.

"ФОРПОСТ" шәһәрдә җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча уңышлы эшли. Аның әгъзалары арасында көллияттә укучылар да шактый. Алар "Нәүрүз" ансамбленә дә йөрергә вакыт табалар. Ветераннар алар башкарындагы солдат биюен яратып карады.

Дөньяның төрле почмагында һаман да туплар ата, кешеләр гомере өзелә. Без тыныч тормышыбызга рәхмәтле булып, шанлы тарихыбызны шулай барлап яшәсәк иде.

Айрат Батыров, "ФОРПОСТ" үзәге директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Буыннар чылбыры өзелми