Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Буралының “Ак калфагы” юбилеена җыйды [+видео]

Районыбызның бу авылында өлкәннәрнең актив тормыш белән яшәвен инде сөйләп торасы юк, моны барыбыз да белә. Бүген алар “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының 5 еллык юбилеена кунак җыйды.

Бер уңайдан район иҗтимагый советының чираттагы утырышы да шушында узды. Анда аккалфаклылар үзләренең эшчәнлегенә хисап тотты.

Бу хисап, әлбәттә, “бишле” белән бәяләнде. Шаккатмалы иде шул биредәге хуҗабикәләрнең кул эшләре күргәзмәсе. Җыр-биюләре белән сәхнә дә тотты, милли ризыклы табында телне дә “йоттырды” алар. Күршедәге Җәлил бистәсендәге чордашлары белән дә аралашып яшиләр. Кыскасы, ни генә дисәң дә, бар яклап үрнәк итеп куймалы Буралының аккалфаклылары.

Бу хакта тулырак язманы газетабызның алдагы саннарының берсендә укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев