Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Булат Җиһаншин 10 ел сәхнәдә

Булат Җиһаншин. Бик матур тавышлы, пунктуаль, сүзендә торучы шәхес. Күпләр аны "Мизгел","Я, хуш, сау бул", "Пар чишмә","Сине урлыйсым килә" исемле хит җырларыннан ук танып ала. Нәкъ шушы җырлары белән ул татар шоу-бизнесына килеп кергән иде инде. Быел әлеге җырларга 10 ел тулды. Озак саныйсы юк. Булатның сәхнәдә булуына да шул...

Булат Җиһаншин. Бик матур тавышлы, пунктуаль, сүзендә торучы шәхес. Күпләр аны "Мизгел","Я, хуш, сау бул", "Пар чишмә","Сине урлыйсым килә" исемле хит җырларыннан ук танып ала. Нәкъ шушы җырлары белән ул татар шоу-бизнесына килеп кергән иде инде. Быел әлеге җырларга 10 ел тулды. Озак саныйсы юк. Булатның сәхнәдә булуына да шул гомер вакыт узган. Җырчының тагын бер зур яңалыгы бар. Ул да булса, аның XI Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында төшерелгән яңа фильмда уйнавы. Быел Казанның "Родина" кинотеатрында әлеге "Җәза" фильмының премьерасы булып узды.

- Булат, синең татар фильмында төшүеңне белдек. Яңа фильмның үзе, башкарган ролең турында бераз сөйләп китсәң иде.
- "Җәза" фильмы Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" повестена нигезләнеп төшерелде. Профессиональ, тулы метражлы криминаль драма. Фильмның режиссеры, сценаристы Фәнис Камалдан төп рольләрнең берсен уйнарга чакыру тәкъдимен алгач, теләп ризалаштым. Моңа кадәр "Әтәчсез иртә ни китерә?", "Көмеш чүлмәк" фильмнарында төшкән идем. Шәхсән үземә фильмда төшү ошый. "Җәза"ның криминаль драма икәнлеген белгәч, мондый эшкә алынырга бераз куркып калдым. Әмма сценариясен башыннан ахырына кадәр укып чыккач, фильмның асылында гыйбрәт алырлык күп нәрсәләр барлыгына төшендем.
- Танылган шәхесләрдән тагын кемнәр төште?
- Мәрхүм язучыбыз Фәнзаман Баттал уйнады. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистларыннан Гөлназ Нәүмәтова, Рөстәм Гайзуллин, Гүзәл Гарапшина, җырчылардан Фидаил Зарипов. Тагын бик күп танылган шәхесләр. Фильмдагы "Синең җылы кулларың" исемле саундтрекны үзем яздым. Без аны дустым шагыйрә Лилия Сәлахетдинова белән бергә иҗат иттек. Лилиягә зур рәхмәт. Бик "шикарный" җыр килеп чыкты. Фәнис Камал беренче тапкыр ишеткәч: "Ошатуымнан бер туктамый 28 мәртәбә тыңладым," - дип шалтыратып әйтте.
- Төшергән вакытта көтелмәгән урыннар булдымы?
- Бер урында тәмәке тартырга тиеш идем. Тартканда тончыгып беттем. Кем тартмый, ютәлли башлый бит. Тарта алмый торуымнан көлә башладылар (көлә). Аракы эчеп утырган урыннар да булды әле. Аның урынына су эчеп утырдым, әлбәттә. Образга керер өчен дубльләр күп төшерелде. Ничә литр су эчелгәндер анда?! Тиз генә чәркәне сусыз күтәреп эчкән булсам да яраган (көлә). Алдагы сорауга кире кайтып, сюжет линиясе бик кызыклы. Әмма криминаль урыннар гына куркытты. Чын тормышта итеп уйнадык без аны. Үтерүләр, кан күрсәткән урыннар күп иде. Фильмда ата-аналар белән балалар, ягъни буыннар арасындагы мөнәсәбәт чагылды. Мин үзем - киноман, шуңа күрә кинотеатрлардагы премьераларны калдырмаска тырышам. Гомумән миңа тулы бер гаилә белән утырып карарлык фильмнар ошый.
- Гаилә темасына кереп киттек. Гаилә корырга уйламыйсыңмы әле?
- Алла боерса я кыш, я яз көне дип торабыз.
- Йөргән кызың ниләр белән шөгыльләнә?
- КФУның соңгы курсында белем ала. Шулай ук ул профессиональ фотограф. Фотосессияләрне әйбәт эшли.
- Исеме ничек соң?
- Әлфирә. Ул мине белгән. Кечкенәдән җырларымны тыңлап үскән. Алда әйткәнемчә, без бик сирәк кенә языша идек. Әмма якыннан аралашкан булмады.
- Кайсы як кияве булырга әзерләнәсең?
- Норлат районы.
- Иҗатыңда тагын нинди яңалыклар бар? Нинди эшләр башкарып йөрисең?
- Күптән түгел "Болгар радиосында" сугыш турында патриотик җырлар арасында конкурс булып узды. Безнең Гөлгенә Кәримова белән бергә иҗат иткән "Җиңүчеләр маршы" исемле җыр финалга үтте. Татарларда маршлар бик аз бит, шуңа күрә бик горурланам бу җыр белән. Шагыйрә Гөлгенә Кәримовага зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Булат Җиһаншин 10 ел сәхнәдә