Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бугаевка хәтерләрне яңартты

Районыбызда югалган авылларны, аларның зиратларын барлау, төзекләндерү буенча зур эшләр башкарыла. Бу изге гамәлдә район җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, "Ак калфак", ветераннар оешмалары да актив катнаша. Кайчандыр шаулап-гөрләп торган бу авыллар урынында очрашулар үткәрү матур гадәткә әверелде. Шундый очрашу күптән түгел Буралы җирлегендә Фәридә Шәйдуллина оештыруында узган иде. "Ак калфак"...

Районыбызда югалган авылларны, аларның зиратларын барлау, төзекләндерү буенча зур эшләр башкарыла. Бу изге гамәлдә район җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, "Ак калфак", ветераннар оешмалары да актив катнаша.
Кайчандыр шаулап-гөрләп торган бу авыллар урынында очрашулар үткәрү матур гадәткә әверелде. Шундый очрашу күптән түгел Буралы җирлегендә Фәридә Шәйдуллина оештыруында узган иде. "Ак калфак" район оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева эстафетаны Мөслим авылы активистларына тапшырды.
Җирлек башлыгы, ветераннар советы рәисе, мәдәният йорты хезмәткәрләре - барыбыз җыелып оештыру эшләренә керештек. Шулай итеп, 21 август көнне Бугаевка авылдашларын - биредә туып-үскән кыз-улларын кунакка дәште. Аларның ничә еллардан соң бер-берләре белән очрашып күрешүен язып, тасвирлап кына бетермәле түгел. Тәэсир-кичерешләрнең чиге юк иде. Һәркайсы үзенең нигезен барлады, зиратта туганнары, якыннары каберләре янында да булдылар.
-Районда җиде дистәдән артык югалган авыл исәпләнә. Аларны барлап, тарихларын, хатирәләрне туплап, китап нәшер итүне бурыч итеп куйдык, -диде район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов.
Бәйрәм "Ак калфак" оешмасы вәкилләренең, буралыларның "Сердәш", Урсайның "Ахирәтләр" ансамбльләре осталарының җыр-биюләре, чыгышлар белән үрелеп барды. Ниһат Мозаффаров югалган авылларга багышланган китапның эшләнеше, Александр Гладков Бугаевканың тарихы турында сөйләделәр. Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримовнең кайчандыр биредә 600 гектар мәйданда иген үстереп, бакчачылык белән шөгыльләнгән эшчән, бердәм халык яшәве турында истәлекләре белән уртаклашты.
Мул табын артында хуш исле үләнле чәй, пылау, уңган хуҗабикәләрнең камыр ризыклары белән дә сыйландылар. Авылдашларның очрашуына комачауламыйм дигән кебек, табигать тә мәрхәмәтле булды: тоташ яуган яңгырдан соң ул көнне күктә кояш балкыды.
Рузилә Зарипова,
Урсай ветераннар советы рәисе, "Ак калфак" оешмасы әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бугаевка хђтерлђрне яћартты