Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында Азнакайдан Эльвира Галиева катнашты

Казанда узган Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында Азнакай районыннан Эльвира Галиева катнашты. Аннан алган тәэсирләре белән уртаклашып, ул түбәндәгеләрне бәян итте: - Бу форумга Россиянең барлык төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән барлыгы 450 делегат килгән иде. Өч көн дәвамында барган әлеге чарада без Казанның татар мәктәпләре һәм гимназияләре, Кремль белән таныштык,...

Казанда узган Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында Азнакай районыннан Эльвира Галиева катнашты. Аннан алган тәэсирләре белән уртаклашып, ул түбәндәгеләрне бәян итте:


- Бу форумга Россиянең барлык төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән барлыгы 450 делегат килгән иде. Өч көн дәвамында барган әлеге чарада без Казанның татар мәктәпләре һәм гимназияләре, Кремль белән таныштык, Г. Камал исемендәге театрда, "Сөембикә" журналының 100 еллыгына багышланган тантанада булдык.

Делегатлар пленар утырышта гаилә, туган телне, милли традицияләрне саклау мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, татар хатын-кызларының үз илләрендә һәм төбәкләрендә нинди эшләр башкарулары хакында тәҗрибә уртаклаштылар. Безне Республикабыз Президенты исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде.

Ул хатын-кызларның җәмгыятьтә тоткан роленә зур бәя бирде. "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров чыгышлары йөрәккә үтешле булды. Нечкә күңелле асыл затларыбызның зур-зур эшләр башкаруларына ихластан сокланып кайттым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөтендөнья татар хатынкызлары форумында Азнакайдан Эльвира Галиева катнашты