Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бруцеллез терлекләр һәм кеше өчен куркыныч

Бруцеллез - терлекләр һәм кайбер кыргый җәнлекләр, кешеләр арасында таралган йогышлы, хроник авыру. Ул кан тамырлары, ашкайнату, сидек куыгы... системаларының зарарлануына китерә. Сыерларда әлеге авыру зәгыйфь (үле) бозау тудыру белән характерлана. Карындагы яралгы 5-8 айлык вакытта төшә. Авыру көтүлеккә башка хуҗалыклардан терлекләр керткәндә, сәламәт һәм авыру терлекләрне бергә көткәндә, көтүне...

Бруцеллез - терлекләр һәм кайбер кыргый җәнлекләр, кешеләр арасында таралган йогышлы, хроник авыру. Ул кан тамырлары, ашкайнату, сидек куыгы... системаларының зарарлануына китерә.

Сыерларда әлеге авыру зәгыйфь (үле) бозау тудыру белән характерлана. Карындагы яралгы 5-8 айлык вакытта төшә. Авыру көтүлеккә башка хуҗалыклардан терлекләр керткәндә, сәламәт һәм авыру терлекләрне бергә көткәндә, көтүне инфекция эләккән сулыклардан су эчерткәндә һәм башка кагыйдәләрне сакламау сәбәпле туа. Инфекция этләр, кимерүчеләр һәм шулай ук авыру бозау тарафыннан кергән булырга мөмкин. Шуңа күрә дә авыру бозау яралгысы салган сыер турында шунда ук ветеринар белгечкә хәбәр итәргә һәм авыру терлек белән саклык чаралары күрергә кирәк.

Санитар кагыйдәләр сакланмаган очракта, инфекцияне кием, аяк киеме һәм башка предметлар аша фермаларга алып килергә яки киресенчә үз йортыңа алып кайтырга мөмкин.

Кешеләр бруцеллезны авыру терлекләр караганда, зарарсызландырылмаган терлек ите кулланганда, аларны суйганда, тиресен эшкәрткәндә йоктырырга мөмкиннәр.

Фәнни-методик ветеринар үзәк лаборатория мәгълүматларына караганда, мондый авырулар Чечен республикасында, Оренбург өлкәсеннән ерак булмаган Астрахань, Саратовта аеруча күп таралган. Авыру терлекләр нигездә гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында асралган.

Россельхознадзор идарәсе белгечләре малларны һәм терлек итен бары тик ветеринар-озату документлары булганда гына алырга киңәш итә. Сак һәм игътибарлы булыгыз!

Р. Усманов, Россельхознадзор идарәсе эксперты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев