Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Брейн-рингта Азнакай яшьләре коррупциягә каршы көрәште

"Мин ришвәтчелекне өнәмим һәм коррупция гамәлләрендә катнашмыйм" дигән исеме үк брейн-рингның эчтәлекле һәм кызыклы үтәчәгенә ишарә иде. Коррупциягә каршы эшчәнлекне координацияләү буенча район комиссиясе, район башкарма комитеты, яшьләр идарәсенең Яшьләр үзәге оештырган бу чарада 5 оешма- предприятие командалары катнашты. Әйтергә кирәк, бәйге кызу барды. Әлеге чарадагы кебек тормышта да зирәклек...

"Мин ришвәтчелекне өнәмим һәм коррупция гамәлләрендә катнашмыйм" дигән исеме үк брейн-рингның эчтәлекле һәм кызыклы үтәчәгенә ишарә иде. Коррупциягә каршы эшчәнлекне координацияләү буенча район комиссиясе, район башкарма комитеты, яшьләр идарәсенең Яшьләр үзәге оештырган бу чарада 5 оешма- предприятие командалары катнашты.

Әйтергә кирәк, бәйге кызу барды. Әлеге чарадагы кебек тормышта да зирәклек белән кыюлык бергә тантана итсә, сүз дә юк, ришвәтчелеккә бернинди урын калмас иде. Нефть чыгару, сәнгать өлкәсен, спорт һәм туризмны үз иткән, балаларга белем һәм тәрбия бирүче, райондашларының сәламәтлеге сагында торучы егет-кызларыбызның сүз осталыгы, җитезлеге, эрудициясенә хәйран калмалы. Ирексездән, болар инде максатына ирешүдән куркып, ришвәт биреп яши торганнардан түгел, дип уйлап куясың.

Компетентлы жюри һәр чыгышны тәфсилле бәяләп, "иләк" аша үткәреп утырды. Районның иҗтимагый тормышында актив катнашып килгән район үзәк сырхауханәсе командасы җиңүне бик лаеклы яулады. Заманча карашлы яшьләр исемнең дә шәбен тапкан: "Яңа гасыр кешеләре". Икенче урында - "Азнакайнефть"нең "Татнефть - Антикор" командасы. Тагын бер призлы урын хуҗалары - мәдәният хезмәткәрләре дә көндәшләре белән ахыргача үҗәтлек белән көрәште. Мәгариф бүлеге һәм физик культура, спорт, туризм буенча идарә командалары да бәйгенең аерым төрләрендә конкурентлардан күпкә узып, көн кадагына әйләнеп барган бу проблеманы нигездән белүләрен исбатладылар.

Сүз уңаеннан, районда коррупциягә каршы максатчан көрәш алып барыла. Азнакай шәһәр прокуратурасы моңа кагылышлы закончалыкларның үтәлешен даими тикшереп тора. Әйтик, быелның 9 аенда коррупция белән бәйле 120 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Брейнрингта Азнакай яшьләре коррупциягә каршы көрәште