Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бозым

"Маяк" газетасы битләрендә гыйбрәтле хәлләр турындагы язмалар белән еш очрашабыз. Әлбәттә, бер генә адәм баласы да аларга битараф кала алмыйдыр. Мине дә педагогия көллиятендә укыганда курсташ кызның туганы белән булган вакыйга тетрәндергән иде. Бер дәрестән Лилияне чакырып чыгардылар. Ишек артында аның үксеп елавы, аннан тиз генә кереп, атыла-бәрелә китап-дәфтәрләрен җыйганы...

"Маяк" газетасы битләрендә гыйбрәтле хәлләр турындагы язмалар белән еш очрашабыз. Әлбәттә, бер генә адәм баласы да аларга битараф кала алмыйдыр. Мине дә педагогия көллиятендә укыганда курсташ кызның туганы белән булган вакыйга тетрәндергән иде.
Бер дәрестән Лилияне чакырып чыгардылар. Ишек артында аның үксеп елавы, аннан тиз генә кереп, атыла-бәрелә китап-дәфтәрләрен җыйганы бүгенгедәй хәтердә. Безнең аптыраулы карашны күреп: "Туган апам үлгән," - диде дә елый-елый чыгып йөгерде.
Аның ике туган апасы Ләйсән үзенең тиң ярын табып, матур гына гаилә кора. Тупырдап торган малай алып кайтып сөендерә Илһамын (исемнәр үзгәртелде). Алар бәхетенә көенүчеләр дә булган, күрәсең. Бәла көтмәгәндә ишек шакый. Ләйсән үзендә ниндидер хәлсезлек тоя башлый. Көзгегә караган саен суырылып барган йөзен күреп кайгыра. "Баладан соң мантый алмыйм, үткече генә бу," - дип үз-үзен тынычландырмакчы була. Ләкин хәле көннән-көн мөшкелләнүен сизә. Илһамы да, якыннары да пошаманга төшә. Әллә ничә кат табибларга алып барып тикшертәләр, ләкин чирнең сәбәбен таба алмыйлар. Ләйсән коры сөяккә кала. Мескен сабые ими сорап тилмерә, аны ясалма тукландыруга күчәләр.
Чарасыз калган Илһам күрәзәчегә бара. "Хатыныңа үтергеч бозым ясаганнар, улым. Соңга калгансыз шул. Иртәрәк килгәндә, бәлкем берәр чара күреп булыр иде. Кайт та, мунчагызны яхшылап тикшер әле. Үлек юган сабын белән юынган хатының. Моны бер якын кешегез махсус ясаганга ошап тора. Ул сабын никтер хатының кулына эләккән. Инде берни эшләр хәл юк. Сабыр булырга тырыш. Ә теге сабынны тапсаң, бисмиллаңны әйтеп, кеше йөрми торган урынга күм", - ди күрәзәче.
Илһам тизрәк өенә кайтып, Ләйсәнгә барысын да сөйләп бирергә ашыга. "Бәлки ул сабынны берәрсеннән алгандыр. Берәр нәрсә сизенгәндер". Шул сораулар белән Илһам өенә очып кайтып керә. Ләйсәне генә авыр газаплардан азат булып, күзләрен мәңгелеккә йомган була.
Илһам мунчадагы барлык юыну әсбапларын кара җир куенына иңдерә.
Ярый әле яшәренә өмет чаткысы, Ләйсәннең төсе - улы кала. Ә начар гамәл кылучы Ходай каршында җавап тотар, җәзасын алмый калмас, дип ышана ул.
Гомер әкрен генә үз йомгагын сүтә. Илһам белән Ләйсәннең уллары үсеп, егет була. Илһам кабат гаилә кора. Бүгенге көндә матур гына тормыш итеп яталар дип беләм. Шөкер, шулай гына була күрсен, башка бу гаиләне бозым-золымнардан сакласын.
Гөлчәчәк Садретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бозым