Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Болытлар артында кояш бар

Чынлап та, укытучы артыннан киттегезме? Ышанмыйча, кат-кат сорыйм. Азнакайдан Буага кадәрме? Татарстанның бер читеннән икенче читенә була түгелме соң? Бөтен республикага атаклы «Ләйсән» ансамблендә җырлап үскән ул. Римма сигезенче классны тәмамлаган елны җитәкчеләре Алсу Гарифуллина Буага күченә. Ансамбльгә йөрүче кызларның барысы да аңа иярергә карар итә. Буага исә… Римма ялгыз...

Чынлап та, укытучы артыннан киттегезме?
Ышанмыйча, кат-кат сорыйм. Азнакайдан Буага кадәрме? Татарстанның бер читеннән икенче читенә була түгелме соң?

Бөтен республикага атаклы «Ләйсән» ансамблендә җырлап үскән ул. Римма сигезенче классны тәмамлаган елны җитәкчеләре Алсу Гарифуллина Буага күченә. Ансамбльгә йөрүче кызларның барысы да аңа иярергә карар итә. Буага исә… Римма ялгыз чыгып китә: «Алсу апа бөтенебезне алып китәргә әзер иде. Тик кызларның әниләре нык торды. Ә мин үзем катырак булдым бугай…» 9-10 сыйныфларны ул Буада укый. Хәзер, еллар узгач, «Күченәсе дә булмагандыр, мөгаен», - дип искә төшерсә дә, өйдән читтә яшәү аны яшьли мөстәкыйльлеккә өйрәткән. Кире кайтып китәргә дә булгандыр да… Тик бер кабул иткән карарыннан алай җиңел генә баш тартучылардан түгел ул. Бу - «Буа мәктәбе», дисәм, юктыр, ныклык аңарда электән дә булгандыр. Ә менә «болытлар артында кояш бар»ына ихластан ышану… Монысы ул чакта яшь кызга тормыш биргән иң зур сабак-дәрестер. Шул җөмләне күңелдән дога урынына кабатлап, иртәгәсе көн бүгенгесеннән, һичшиксез, матур булачагына өметләнгән мизгелләр алда, әлбәттә, тагын була. Без аның белән шуларны барлыйбыз.


Беренчесе

- Баланы мин җиңел генә күтәреп бетердем. Улым май ахырында туды. Дүрт килограммнан артык! Әни белән аны бала тудыру йортыннан алып чыккан көн, инде утыз ел узса да, бүгенгедәй хәтердә. Пыскып кына яңгыр ява иде… Бала арбасы этеп урамнарда йөри башлагач, үз-үземә: «Нигә мин үзем генә соң? - дигән сорауны беренче тапкыр бирдем. - Башкалар арбага парлап тотынган әнә».

Берничә ел очрашып йөреп, туйлар ясап өйләнешәләр алар һәм… нибары ярты ел торып калалар. Яшь гаиләнең беренче Яңа елы була ул. Ирнең, күптән түгел кавышкан, инде бала көткән хатынын ялгыз калдырып, бәйрәмне әниләре янында үткәрүен сез аңлар идегезме? Римма да аңламый. Икенче көнне иртән сәгать унда гына кире кайткан ирне ишек төбендә чемодан көтә. Шулай аерылышалар. Кискән кебек… Аннан, бала туып, өч ай узгач - рәсми рәвештә.

«Үкенмим, - ди ул. - Барыбер бергә яшәп бетә алмас идек…» Бөгелмә педагогика училищесын тәмамлап кайткан Римма, улы Эдуардка сигез ай тулуга эшкә чыга. (Югары белемне инде читтән торып алырга туры килә.) «Бала тапканчы эшкә урнашырга өлгермәсәм дә, район социаль тәэминат бүлеге аша минем кебек яшь әнигә ай саен 35 сум пособие тиеш булганын беркем әйтмәде. Акча юк… Улымны төрергә бала чүпрәгем дә булмады… Тик кеше бөтен кыенлыкны да җиңә икән. Кайчак уйлыйм: «Бу юлны яңадан узасы булса, түзәр идемме?» - дим. Белмим… Иң авыр чакта ярдәм итүче барыбер табыла ул. Берьюлы өчәр эштә эшләдем. Балалар бакчасында каравылчы булып та тордым.


Икенчесе

- Эдуард авырды да авырды… «Астма», - диделәр. Айлар буе район хастаханәсендә ятып та, алга китеш булмагач, Казанга җибәрделәр. «Күренергә генә», - дигәннәр иде, ә табиблар баламны кулымнан тартып диярлек алып калды. Аңа нибары өч яшь ул чакта… Урамга чыктым да, елап басып торам. Кая барырга, нишләргә?.. Яныма бер машина туктады: «Ни булды, нигә елыйсыз?» - ди. «Бөгелмәгә очарга кирәк, аэропортның кайда икәнлеген дә белмим», - дим. Утыртты. Сөйләшеп киттек. Тәрбиягә бала алганнар, ул кызлары авыру булып чыккан. Минем хәлемне аңлады ул кеше. Кызганыч, инде исеме дә онытылган. Бер ай буе улым янына килеп йөргәндә әллә ничә каршы алып, озатып куйды ул мине. Яхшы кешеләр тирә-юньдә барыбер күбрәк… Миңа ул чакта кылган шушы яхшылыгын ул инде күптән оныткандыр, ә мин менә - хәтерлим. Алып кайттым улымны, ә ул сөйләшми! Стресс… Бер айдан соң гына эндәшкәндә җавап кайтара башлады. Бала бөтенләй тын ала алмаган көннәрнең берсендә кулыма Мәскәү гомеопатлары турында язган газета килеп эләкте. Суга батучы саламга ябыша… Хат яздым, «шул көнне, шул сәгатьтә килеп җитегез» дигән хәбәр килде. Акчам, билгеле, юк, «кирәге чыгар», дип берничә пакет карабодай алдым. Күргәннәрне сөйләсәң… Бала янында булам, дип, ай буе идән юдым. Нәрсә ашап тордым икән, белмим… Иң мөһиме - улымны Мәскәүдән, фәнни-тикшеренү институтыннан аякка бастырып җибәрделәр! Бездәге тернәкләндерү төркеменә балаларын йөртүче әниләр күзендәге әрнү таныш миңа. Үз башымнан кичте…


Язманың дәвамы:

http://syuyumbike.ru/zaman-hem-bez/arabyzdan-berebez/?id=1774

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болытлар артында кояш бар