Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүләкне аңа Президент үзе тапшырды

Кешене язмыш йөртә, дигән әйтем чынлыкка туры киләдер, күрәсең. Казанда тегүчеләр хәзерли торган техник училищеда укыганда, аннары 5 нче тегү фабрикасының Азнакайдагы 3 нче цехында хисапчы булып эшләгәндә кире авылга кайтырмын да, гомеремне терлекчелеккә багышлармын, дип уйламагандыр да тумышы белән күрше Ютазы районының Кәрәкәшле авылы кызы Минзилә. ...Совет заманында район...

Кешене язмыш йөртә, дигән әйтем чынлыкка туры киләдер, күрәсең. Казанда тегүчеләр хәзерли торган техник училищеда укыганда, аннары 5 нче тегү фабрикасының Азнакайдагы 3 нче цехында хисапчы булып эшләгәндә кире авылга кайтырмын да, гомеремне терлекчелеккә багышлармын, дип уйламагандыр да тумышы белән күрше Ютазы районының Кәрәкәшле авылы кызы Минзилә.


...Совет заманында район предприятие-оешмаларында эшләүчеләрне урып-җыю чорына колхозчыларга ярдәмгә җибәрү тәртибе иде. Азнакай тегүчеләре ул елны "Марс" колхозы ындыр табагында эшлиләр. Менә шунда таныша да инде кыз асылы Минзилә комбайннардан ашлык ташучы шофер егет, булачак тормыш иптәше Газинур Сөнәгатов белән.


Гаилә коруларының баштагы елларында яшь килен "Марс" колхозында хисапчы булып эшли, аннары Кәкре Елга авылы балалар бакчасына күчә. Бервакыт шулай ире Газинур белән киңәшәләр дә, яңа оешкан "Марс" җәмгыятенә терлекче булып күчәргә карар кылалар. "Какшамас" Совет иле таркалган, икътисад боталган, яшәешнең гади халык өчен авырлашкан 1991 ел башы була бу.


...Ул чордан соң да инде 23 ел вакыт узып киткән. Шушы вакыт эчендә ул карап үстергән яшь бозаулар үзләре генә дә әллә ничә көтүлек булгандыр! Эшенә җанын, бөтен осталыгын биреп тырыша Минзилә. Ул тәрбияләгән терлекләрнең үсеше айлап түгел, көнләп арта.


Кеше белән җиңел аралашучан, хезмәттәшләренә ярдәмчел әлеге ханым терлекчеләр арасында уздырыла торган район ярышларында гына түгел, республика конкурсларында да алдынгылыкны бирми. Хезмәттәге уңышлары өчен соңгы елларда гына да берничә тапкыр Азнакай муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты, Мактау грамотасына лаек булды. 2008 ел йомгаклары буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.


Күптән түгел Минзилә Сөнәгатова тормышында тагын бер шатлыклы вакыйга булды. Октябрь ае башында Казанның "Пирамида" сәүдә-күңел ачу комплексында узган Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате эшчәннәре бәйрәмендә аңа "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеме бирелде. Бүләкне Минзилә ханымга Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүләкне аңа Президент үзе тапшырды