Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүләк авылына – зур бүләк

1 февральдә Бүләк авылында балалар бакчасы ачылды. Анда 20 бала йөриячәк. ТР Хөкүмәтенең "Бәләкәч" программасы хөрмәтенә аңа "Бәләкәч" дип исем биргәннәр. Бу шатлыклы вакыйга уңаеннан бүләкләре белән район үзәгеннән бик күп кунаклар килгән иде. Тантананы ачып, район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин балалар бакчасының авыл халкы өчен зур бүләк булуын...

1 февральдә Бүләк авылында балалар бакчасы ачылды. Анда 20 бала йөриячәк. ТР Хөкүмәтенең "Бәләкәч" программасы хөрмәтенә аңа "Бәләкәч" дип исем биргәннәр.

Бу шатлыклы вакыйга уңаеннан бүләкләре белән район үзәгеннән бик күп кунаклар килгән иде.

Тантананы ачып, район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин балалар бакчасының авыл халкы өчен зур бүләк булуын билгеләп үтте һәм аның уңышлы эшләвен теләде.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Дамир Гыйләҗев сүзләренә караганда, бу - районда 55 нче балалар бакчасы. Быел тагын авылларда - 4, шәһәрдә 1 балалар бакчасы ачылачак һәм чират мәсьәләсе тулысынча хәл ителәчәк.

-Авылда балалар бакчасы 1992 елда ук ябылган иде. Бүләктә бүгенге көндә барлыгы 111 хуҗалык бар, яшьләр күп. Халык үтенече буенча район башлыгына мөрәҗәгать иттек. Марсель Зөфәр улы республика җитәкчелегенә чыгып, тиз арада мәсьәләне уңай якка чиште. Уртак көч белән бер атна эчендә бакча сафка басты, - ди Сарлы авыл җирлеге башлыгы Марат Шәрипов бакчаны ачуга өлеш керткән һәрбарчасына рәхмәтен белдереп.

Балалар бакчасы элекке башлангыч мәктәп бинасына урнашкан. Биредә уен, йокы, азык әзерләү бүлмәләре, үз котельные бар. 9 кыз һәм 11 малайны бакчалы, 5 кешене эшле иткән бакча.

-Мин башлангыч сыйныфларны укыта идем. Мәктәп ябылды, декрет ялыннан соң кайда барырмын икән дип борчылган идем, менә ике балама да, үземә дә бәхет елмайды, - ди тәрбияче Энҗе Ганиева. -Үземнән дә бигрәк балалар өчен шатмын. Шушы авылда тудым, шушында тормыш кордым, 3 бала үстерәбез. Бүләкнең язмышы минем өчен бик кадерле, республика, район җитәкчеләренә зур рәхмәт!

Балалар да өлкәннәрдән ким куанмый. Биш яшьлек Айсылу биредә үзен ышанычлы кулларда хис итә.

-Әти-әни эш белән чыгып киткәндә, өйдә үзем генә калырга да туры килә иде. Бакчада күңелле, иптәшләр күп, - ди ул.

Хәтта оныкларын тәрбияләүче әби-бабайлар да җиңел сулап куйган. Балалар бакчасында тәрбия бөтенләй башка шул, замана баласына мәктәпкә барганчы әллә нинди һөнәрләр белергә кирәк. Ә үз йортлы әби-бабайның хуҗалык мәшәкатьләре дә чиктән ашкан. Алар оныкларының һич тә шәһәрнекеләрдән калышуын теләми.

Азнакай шәһәренең Балалар иҗаты үзәге һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасын ачу тантанасына чын бәйрәм төсе бирде.

Бәйрәмгә бишектәге сабыйларын тотып килүчеләр дә күренде, димәк Бүләк балалар бакчасының киләчәге өметле.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев