Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Бирәм”, дигәндә йоклап калмаска, яки эшмәкәрләргә ярдәм программалары турында

Пәнҗешәмбе көнне район Балалар иҗаты үзәгендә эшмәкәрләр, фермерлар, алар белән турыдан-туры эшләүче оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары белән кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау программалары турында конференция узды. Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы эшмәкәрләрне...

Пәнҗешәмбе көнне район Балалар иҗаты үзәгендә эшмәкәрләр, фермерлар, алар белән турыдан-туры эшләүче оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары белән кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау программалары турында конференция узды. Анда муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы эшмәкәрләрне яклау үзәге вәкиле Булат Шәйхразиев, көньяк-көнчыгыш сәнәгать палатасы рәисе Рөстәм Латыйпов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнаштылар.

Эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров районда эшкуарлык эшчәнлегенә анализ ясап, киләчәктә торган бурычларга тукталды. Бүгенге көндә район бюджетының 25 процентын эшмәкәрләр тулыландыруын, яңа эш урыннары булдыру, яңадан-яңа җитештерү предприятиеләре ачулары турында сөйләп, ул эшмәкәрлекнең районыбыз икътисадын үстерүдә зур роль уйнавын ассызыклады.

Татарстан Республикасы эшмәкәрләрне яклау үзәге вәкиле Булат Шәйхразиев үз чыгышында 2016 елда Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау программалары турында сөйләп, бу елда әлеге программаларда үзгәреш-үзенчәлекләргә тукталды. Мәгълүм булганча, программалар быел да гамәлдә һәм алар тагын да тулыланган, камилләшә төшкән. Азнакай эшмәкәрләре алардан файдаланып киләләр, әмма активлык җитми. Ни өчен? Сәбәпләр, әлбәттә күп төрле. Шуларның берсе: эшмәкәрләрнең әлеге программалар турында җитәрлек дәрәҗәдә хәбәрдар булмавы. Аңлашылмаучылык, документ эшләренең артык катлаулы булуы. Инде дә барысын да энәсеннән җебенә кадәр әзерләп тә, комиссия каршына барып баскач, үзеңнең бизнес-планыңны дөрес итеп, тиешенчә аңлатып бирә алмыйсың икән, янә төшеп калдың дигән сүз. Көрәк кадәр куллары белән эшләргә генә өйрәнгән фермерның тел байлыгы булмавы бик ихтимал шул. Шулай ук документлар соңга калу очраклары да бик күп. Бер җаен алып, өйрәнгән эшмәкәр ул ярдәмнәрне ала килә: икенчесендә, өченчесендә катнаша. Ә менә төшенмәгән, аңламаганы һаман кала бирә, документларын әзерләгән очракта да я соңга кала, я комиссия алдында яклый алмый.

- Ярдәм программаларында катнашу өчен документлар хәзерләү, яклау гади кеше өчен бик катлаулы, - ди Әлфия ханым. - Мин үзем икътисади белемле булсам да, төшенүе авыр.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин әлеге мәсьәләдә эшмәкәрләр, җитәкчеләр, авыл башлыклары, банк хезмәткәрләренә... бер гаилә кебек, үзара ярдәмләшеп эшләргә, хезмәттәшлек итәргә чакырды.

- Нәкъ менә эшмәкәрләргә ярдәм итү, файда ясау өчен бөтенебез бергә җыелдык бит. Бердәм булып, үзара ярдәмләшеп, йөкне бергә тартыйк, укулар оештырып аңлатыйк, конкрет юлларын билгелик, - диде ул.

Аның фикерләрен дәвам итеп, ТР Дәүләт советы депутаты Таһир Һадиев эшмәкәрләргә "бер үк эшне башкарып, бер-берсен кабатламаска", яңа эш төрләре эзләргә; программаларны аңлату буенча "мәгълүмати система" булдырырга; "кооператив хәрәкәт итәргә" киңәш итте. Конференциядә шулай ук КФХ һәм ЛПХларга ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы аша ярдәм программалары турында - Азнакай районы крестьян-фермерлык хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Айрат Габдрахманов; кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына кредитлар турында район территориясендә эшләүче банк вәкилләренең чыгышлары тыңланды. Очрашу барышында җитәкчеләр эшмәкәрләрнең күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр, фикер алыштылар. Җитәкчеләр соңыннан да эшмәкәрләр белән шәхсән очрашып, сөйләшүләр алып бардылар.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бирәм”, дигәндә йоклап калмаска, яки эшмәкәрләргә ярдәм программалары турында