Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әбиләр оныклардан нәрсәгә өйрәнә ала?

Алтмыш яшьтән узганнар гаиләгә өстенлек бирә.

Чәчләренә көмеш иңгәннәр гаиләләрен саклап яшәгән кешеләр шул алар. Сан алу күрсәткечләре дә гаиләләрнең күпчелеген нәкъ менә шул яшь категориясе тәшкил итүен күрсәтә. Әйтик, 2010 елда уздырылган сан алу да 60 тан өстен ир-егетләрнең 74, хатын-кызларның 47 проценты гаиләле булуын күрсәтте.

120 ел дәвамында “гаилә” саннары әнә шулай артык үзгәрешсез килде. 1897 елгы сан алуда өлкән яшьтәге ир-егетләрнең – 68, хатын-кызларның 36 процентының гаилә белән яшәве ачыкланды. Ил шактый гына үзгәрешләр кичерсә дә, 1926 елда бу күренеш шул ук кала. Ә инде 1959 һәм 1970 елгы саннар гаиләле ир-егетләрнең 84 һәм 87 гә җитүен күрсәтә, бу яшьтәге кияүдәге хатын-кызлар санының тагын да артуы 1970 нче елга туры килә. Моны белгечләр хатын-кызларның гомере озая баруы белән аңлата.

Әмма 1980 нче еллар башына яңа демографик тенденция барлыкка килде: озак еллар бергә гомер иткән гаиләләр дә еш таркала башлады. Шулай итеп хәзерге заман әби-бабайлары аерылышу тренды алардан башланган беби-бумерлар буынына кертелә башлады. Ә менә аларның оныклары өчен, киресенчә, гаилә – төп байлык санала. 2003 елдан 2023 елга кадәрге буын өчен “Бер һәм гомерлек гаилә!” шигаре иң мөһиме булыр кебек. Моны инде кайбер тикшеренүләр раслап та килә. Аннары, җәмгыятьтә дә балалар турында икең бергә кайгырту яхшырак булуы турында сүз алып барылуын алар ишетеп тора.

Шулай булгач, оныклардан әби-бабайларга гаилә кыйммәтләрен бик өйрәнерлек! Ә инде гаилә мөнәсәбәтләренең соңгы елларда ничек үзгәрүен алдагы сан алу нәтиҗәләре күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев