Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әбиләр чуагы

Гомер көзенә кереп барганда үзен балаларына кирәксез булып калгандай тойды Гөләндәм.

Дөньяга борын төртеп, канат ныгытканда: “Әни!” – дип янында бөтерелгән бәбчекләре өчен артык кашыкка әверелде түгелме? Бәлки күпертә торгандыр? Юк, сыман. Әмма мөнәсәбәтләрдә нидер үзгәрде, ана күңеле белән генә тоемлана торган салкынлык йөгерде...

Җай гына барган тыныч гаилә тормышына ире кинәт вафат булганнан соң күләгә төште. Кече улы өйләнеп, төп йортта калган иде. Киленнең кияүгә чыкканнан бирле бер дә ачылып карамаган йөзе тагын да төкселәнде, моңарчы да көч-хәл белән тыеп килгән зәһәр теле тугарылыпмы-тугарылды. Эчен бушатыр газиз кешесе дә юк бит, ичмасам! Ходай аңа юанычка бер кыз да бирмәде шул. Олы улы бөтенләй читтә – Себердә яши, елга бер кайтып күренәләр, анда да өч-дүрт көннән артык тормыйлар, ял йортына китеп баралар. Ә чит кешегә зарын гомердә сөйләмәде Гөләндәм. Сер саклаудан түгел, кыенсынудан. Шатлыкны уртаклашу гына күңелле бит ул, синең моң-зарың кемгә тансык!

Әнә шулай җаны сыкрап-сызып йөргәндә күзенә газетада бер белдерү чалынды. Яшь бала карарга тәҗрибәле тәрбияче кирәк дигәннәр иде. Яхшы хезмәт хакы да вәгъдә иткәннәр. Әмма анысыннан бигрәк икенче шарты кызыктырды – баланы хуҗалар өендә торып карыйсы. Тәвәкәлләп шалтыратты. Телефоннан кырыс хатын-кыз тавышы адресын әйтеп, сәгатен билгеләп килергә кушты.

Кешелеккә кия торган өч күлмәген бер-бер артлы киде дә салды, киде дә салды. Соңгы араларда ябыгып киткән иде, киемнәре бушап калган, элеккечә гәүдәсенә ятып тормыйлар, әллә ничек, кешенекен кигән кебек тоелды. Моңа кадәр кием-салымга әллә ни исе китмәде, менә бүген ничек тә яхшы тәэсир калдырасы килде. Ни дисәң дә, киемеңә карап каршы алалар диләр бит.

Үзе тирәсендәге яшьләрдә хатын аны баштан-аяк күздән кичергәч һәм вак-төяк гадәти сорауларга җавабын алгач, кәнәгать булуын белдереп, түргә чакырды.

– Җыен җилбәзәк килә дә, күзләрен яшь кияүгә майландырып, бала карауны бөтенләй оныталар, – дип зарланып алды. Аннан Гөләндәмне бала бүлмәсенә алып керде. – Бу – безнең оныгыбыз Камилә. Кызым Әлинәгә ашыгыч рәвештә эшкә чыгарга туры килде. Юлда еш йөри, командировкаларда. Шуңа күрә шартыбыз шундый – баланы төннәрен дә карарга кирәк. Ял көнегез – якшәмбе булыр. Үзем дә карар идем, йөрәгем сау түгел, андый-мондый хәл булып, аяктан егылсам, аллам сакласын!

Бишектә яшь ярымлык кызчык изрәп йоклап ята иде. Камилә бигрәкләр дә сөйкемле күренде. Гөләндәм балалар ярата, анысы. Тәрбияче һөнәрен дә шуңа сайлады. Җибәрмәсәләр, әле һаман да эшләгән булыр иде, яшьләргә урын кирәк, дип илле бише тулу белән хушлаштылар. Нишлисең, үпкәләп булмый, заманасы шундый. Каршы алган хатын Әлфирә атлы иде.

– Кирәк булсам, туп-туры миңа шалтыратырсың, – дип телефон номерын бирде.

Гөләндәмнең өйдән китүенә берәү дә каршы килмәде. Юри, күңеле булсын өчен генә дә: “Кирәкмәс,” – димәделәр, ичмасам.

Яшьләр ипле гаилә булып чыкты. Үзләрен бик итәгатьле тоттылар, юкка-барга бәйләнмәделәр, артыгын тәлап итмәделәр. Вакытында ашаткач, һавада йөрткәч, уйнаткач, йоклаткач сабый да артык көйсезләнмәде. Эшләргә иренми анысы Гөләндәм. Бала йоклаган арада өен дә җыештырды, камыр ашлары пешерергә дә җитеште.

– И, Гөләндәм апа, телеңне йотарлык булган! – дип мактап туймыйлар. – Синнән башка нишләр идек, – дип салпы ягына салам кыстырып җибәргәч, Гөләндәмнең башы күккә тия, ул тагын нәрсә белән куандырыйм икән дип уйлана башлый. Күңеле белән үз йортына, балалары җыелышкан табынга очып кайта. Ашарларына бар микән дип борчыла. Оныкларын сыйлап, күз-колак кына булып ятасы, юкса! Әмма аңа: ”Җитте, әнкәй, өйдә генә тор!” – дип сүз катучы юк шул әлегә. Атна ялында кунганда да күпсенеп уфылдаша башлыйлар.

Тормышы яңа гаиләдә җайланып кына киткәндә, йөрәге кузгалып, Әлфирә урын өстенә калды. Аны тәрбияләргә Гөләндәмнән дә кулай кеше тапмадылар. Шулай итеп ул икенче йортка күчте. Шәһәр читендә үз өйләре белән яши иде хуҗалар. Бар мәшәкать Гөләндәм җилкәсенә ауды: ашарга пешерү дә, юу-җыештыру да, Әлфирә дә. Ире Кәрим – җаваплы урында, эшеннән бушый алмый, өйгә төн кунарга гына кайта дисәң дә була. Акчаны җәлләп түләмиләр, анысы, Гөләндәм хуҗалардан кәнәгать. Хезмәт хакын җыеп, улы белән килененә кайтарып тапшырды, алар фатирны киңәйтергә җыеналар иде. Таш атсалар да, аш белән җавап бирергә күнеккән, килен килен белән, үз улың, оныкларың бар бит. Әйдә, ярдәм итә алганда, ярдәм итеп калсын әле. Бер булмаса бер аңлар килен дә, аның да йөрәге таштан яралмагандыр. Әмма бәхет капчыгың тишелсә, ямау салып кына тотып калып булмый икән. Инде аякка бастым дигәндә, Әлфирә якты дөньядан китеп барды. Аны җирләп, 3 коръән ашларын үткәреп, җыештырасын җыештырып бетергәч, Гөләндәмгә эш калмады. Балага икенче тәрбияче табып өлгергән иделәр.

Өйдә Гөләндәмне кочак җәеп каршы алучы булмады. Фатирны өч бүлмәлегә алыштыргач, килен үзен чын хуҗабикә итеп тотты. Гөләндәм нәрсәгә барып ябышса да ярамады. Килен кеше – чит кеше инде, улының бер дә әнисен якламавы күңелен әрнетте. Оныклар да әти-әнисенә карап усаллаша, тел озынайта башлады. Көннәре тоташ газапка әйләнә башлагач, Гөләндәм тагын эш эзләде. Тапты да кебек. Әмма бу хуҗаларның карашы элеккеләренке кебек түгел иде. Тупаслыкка, дорфалыкка түзмәде, китте. Язганына ризалашып яшәп ятканда һич көтмәгән җирдән Әлинә шалтыратты:

– Гөләндәм апа, коткар! Әтигә операция ясадылар. Кеше кайгысына сөенү килешмәсә дә, Гөләндәмнең йөзенә куаныч нурлары йөгерде. Ул минуты-сәгате белән җыенып, сырхауханәгә йөгерде. Әллә Гөләндәмнең теләкләре күкләргә барып иреште, әллә йөрәге таза, яшәүгә омтылышы көчле булды, Кәрим аякка тиз басты.

– Хатын-кызсыз дөнья сансыз, сиңа өйрәндем дә инде, әйдә бергә яшибез, Гөләндәм! – дип турыдан ярып салгач, хатын каушаудан ни дип җавап кайтарырга да белмәде. Уйланып, ялындырып тора торган чагы түгел. Мәхәббә дип авыз суларын корыта торган мәлләре дә узган. Үз иренә дә үлеп гашыйк тотмады, ышанычлы, таянычлы, авылда абруйлы нәсел дип кияүгә чыкты. Үкенмәде, тату, аңлашып яшәделәр. Пар канат пар канат инде, яклаучың да, саклаучың да. Гөләндәмнең тагын ир җылысын, үзен ныклы терәкле итеп тоясы килде.

...Никах укытып, кунакларны озатып, кайнар мунчадан парланып чыккач, Гөләндәм яшәреп, сафланып, элеккеге авыр хисләреннән арынып калды. Тәне шулкадәр җиңеләйгән, менә-менә канат чыгар да, күтәрелеп очып китәр кебек, ә күңелен сөенеч чолгап алган иде! Ул өйгә керергә ашыкмады, кичке манзарага таң калып, дөньяга бүген туган сабыйдай, бакча уртасында иләсләнеп басып торды. Көн сихри төнне каршылырга әзерләнә иде. Кояш офыкка терәлгән. Йомшак җил муенга сарылып, җанны кытыклый. Әбиләр чуагының хисләрне чуалдыра торган чагы шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев