Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әбием – алтыным!

Мине кечкенәдән үк Асия әбием үстереште. Ул җитмештән өстә инде. Чәчләре ап-ак, битендә йөз дә бер җыерчык булуына карамастан, мин аны бик тә яратам. Әбием һәрвакыт яулык бәйләп йөри, бу - пөхтәлекнең бер билгесе, чөнки яулык бәйләгәч, чәч ризыкка да төшми, уралып та йөрми. Асия әбием бик чиста һәм пөхтә....

Мине кечкенәдән үк Асия әбием үстереште. Ул җитмештән өстә инде. Чәчләре ап-ак, битендә йөз дә бер җыерчык булуына карамастан, мин аны бик тә яратам. Әбием һәрвакыт яулык бәйләп йөри, бу - пөхтәлекнең бер билгесе, чөнки яулык бәйләгәч, чәч ризыкка да төшми, уралып та йөрми. Асия әбием бик чиста һәм пөхтә. Бер кигән киемен икенче көнне кимәс, салу белән юып куяр. Табак-савытларны да өстәлдән торып китү белән җыештыра. Өе дә ялт иткән. Кыскасы, әбием гел эшсез тора алмый!

Күзләре начар күрә башлагач, аңа операция ясадылар. Сөекле әбиемнең күзләрен ачканга табиб Ирек Газизуллинга мең рәхмәт! Әбинең иң якын дусты Хәлимә апа авыр чакта зур таяныч булды. Мин дә, аз булса да файдам тияр дип, әбием янында яшәдем.

Аллага шөкер, әбинең күзләре рәтләнде. Ул иртән иртүк торып, миңа тәмле сыйлар әзерли башлады, мәктәптән кайтуга да әллә ниләр пешерә! Мин әбиемне бик тә яратам, минем хакка булса да аның озаграк яшәвен телим.

Әбием миңа татар теленнән, әдәбияттан өй эшләрен хәзерләргә булыша. Эшләргә дә бәләкәйдән үк өйрәтте. "Эшләгәнең кешегә булса, өйрәнгәнең үзеңә,"- ди.

Әбием белән урамнан барганда үземне зур кешедәй хис итәм. Шундый сокландыргыч әбием белән горурланып атлыйм!

Гүзәл Хәйретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев