Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әби - бабайлар ...скайпта

Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин пенсионерларга сертификатлар тапшыра Узган атнада ветераннар өчен үзенчәлекле чыгарылыш кичәсе булды - алар «Интернет - озын гомер» программасы буенча укуларны тәмамлау турында сертификатлар алдылар. - Беренче төркемдә 270 пенсионер укып чыкты, - диде мәшгульлек үзәге директоры Надеҗда Юдина. - Программа 2015 елдан илебезнең дәүләт...

Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин пенсионерларга сертификатлар тапшыра

Узган атнада ветераннар өчен үзенчәлекле чыгарылыш кичәсе булды - алар «Интернет - озын гомер» программасы буенча укуларны тәмамлау турында сертификатлар алдылар.

- Беренче төркемдә 270 пенсионер укып чыкты, - диде мәшгульлек үзәге директоры Надеҗда Юдина. - Программа 2015 елдан илебезнең дәүләт хезмәтләренең электрон төргә күчүе белән бәйле. Хәзер без көзгә гаризалар алабыз, чираттагы укуларга әзерләнәбез. Вакыт узу белән финанслар белән бәйле проблемалар да чишелер. Хөкүмәт пенсионерларны үзләре эшләп чыккан эш урыннары укытырга тиеш дигән тәкъдим белән чыга.

Майкрософт белән иркен эш итә алу, скайп буенча оныклар белән аралашу, өйдән чыкмыйча гына коммуналь хезмәтләр өчен түләү... Әле күптән түгел генә Клара Төхбәтуллина өчен болар могҗиза иде. Бүген инде акыллы машина серләренә төшенеп килә.

- Без яшь түгел һәм бу яңалык бик авыр кебек тоелды, ләкин тырышу бушка китмәде, - дип искә ала ул. - Компьютерда эшләү теләге күптән бар иде инде, ә монда федераль программа. Кирәклеген аңлап, ирем белән бергәләп шөгыльләнә башладык. Педагогларыбыз ярдәме белән без бик күп нәрсәләргә өйрәндек. Хәзер мин көн саен интернетка кереп, ил, республика, район яңалыклары белән танышам, Швейцариядә укучы оныгым белән сөйләшәм.

Бу ике ай эчендә әби, бабайлар компьютерның ни икәнен белеп кенә калмадылар, дусларын, озак еллар күрми торган якыннарын таптылар. Интернет һәм «укучылар» теркәлергә өлгергән социаль челтәрләрнең мөмкинлеге зур шул.

«Интернет - озын гомер» проектында катнашучы пенсионерлар игътибарына!

2012 елның 6 апрелендә 13.00 сәгатьтә Азнакай шәһәре мәгълүмати-методик үзәк бинасында компьютер грамотасы нигезләрен өйрәнүче пенсионерлар арасында республика IТ - Олимпиадасының район этабы үткәрелә. Барлык теләүчеләрне чакырып калабыз. Сораулар белән 7-59-93, 7-49-57 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә.

Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев