Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәхетне туган җирендә тапкан

Туган җирне ярату өчен аңа кендек каның белән берегү кирәктер. Уразай авылыннан Марсель Вафин әнә шундыйлардан, ул бәхетне читтән эзләп интекмәгән. Ишле гаиләдә, кечкендән шофер әтисе янында чуалып үскән егет армия хезмәтеннән соң хуҗалыкта мехнизатор булып эшли башлый. Аларны техника җене кагылган нәсел дисәң дә була. Марсель өчен шушы басу-кырлардан,...

Туган җирне ярату өчен аңа кендек каның белән берегү кирәктер. Уразай авылыннан Марсель Вафин әнә шундыйлардан, ул бәхетне читтән эзләп интекмәгән. Ишле гаиләдә, кечкендән шофер әтисе янында чуалып үскән егет армия хезмәтеннән соң хуҗалыкта мехнизатор булып эшли башлый. Аларны техника җене кагылган нәсел дисәң дә була. Марсель өчен шушы басу-кырлардан, Чатыр Таулы Уразайдан да якын җир юк. Ә комбайнын ул биш бармагы кебек белә. Шуңа күрә дә урып-җыю чорында ватылып калганы юк. Быел 1235 га мәйданда 30 мең центнердан артык ашлык суктырган.

Инде хәбәр итүебезчә, 7 октябрьдә, Казанда «Корстон» комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда районыбыздан авыл хуҗалыгы үсешенә лаеклы өлеш керткән 12 кешелек делегация составында «Чатыр-Тау» җәмгыятенең алдынгы комбайнчысы Марсель Вафин да катнашты. Ул Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

-Хезмәтемне шулай югары бәяләүләре өчен район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтлемен, - ди ул.

Тормыш иптәше Альбина белән алар кыз һәм ул үстерәләр. Илнарлары көзен әтисенең ярдәмчесе булып эшләгән. Димәк, уңышларга аның да өлеше кергән. Бәлкем ул да әтисе юлын дәвам итеп, туган җирен тырыш хезмәте белән бәхеткә күмәр.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәхетне туган җирендә тапкан