Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Бәхет»кә тагын бәхет елмайды

Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең «Бәхет» вокаль ансамбле, чыннан да, бәхетле йолдыз астында тугандыр, исеме җисеменә туры килеп тора. Ул уңышлы чыгышлары белән районыбыз данын республикада гына түгел, чит илләрдә дә танытты. Хезмәтенә күрә хөрмәте дә бар. Әле менә кышкы каникул чорында бәхетлеләр «Сосновый бор» санаториясендә ял итеп һәм осталыкларын чарлап...

Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең «Бәхет» вокаль ансамбле, чыннан да, бәхетле йолдыз астында тугандыр, исеме җисеменә туры килеп тора. Ул уңышлы чыгышлары белән районыбыз данын республикада гына түгел, чит илләрдә дә танытты. Хезмәтенә күрә хөрмәте дә бар. Әле менә кышкы каникул чорында бәхетлеләр «Сосновый бор» санаториясендә ял итеп һәм осталыкларын чарлап кайттылар.

Әлеге бүләккә алар «Созвездие-Йолдызлык» республика фестивалендә җиңүләре белән лаек булдылар. Ел саен җәйге һәм кышкы каникуллар чорында әлеге сәламәтләндерү комплексында «Созвездие-Йолдызлык» иҗат сменалары оештырыла. Анда «Бәхет» кебек фестивальдә җиңүчеләр ял итә.

- Без балаларның сәләтләрен ачарга ярдәм итүче мондый фестиваль оештыруда ярдәме өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, анда катнашу мөмкинлеге тудырган район хакимиятенә зур рәхмәтлебез, - ди ансамбль җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Шәрифуллина.

Смена барышында балаларны актерлык осталыгына, сәхнә сөйләменә, ритмикага өйрәткәннәр. Бию кичәләре, төрле конкурслар да узган. Санаторийның концерт залында «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатларының концерты булган.

- Без иҗади импульс алып кына калмадык, ә зур тәҗрибә дә тупладык, сәхнә йолдызларыннан дәресләр алдык, - диләр «Бәхет» кызлары.

Наилә ШӘЯХМӘТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Бәхет»кә тагын бәхет елмайды