Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәхетемне биредә таптым...

Тамбов якларында туып-үссә дә, бөтен гомерен диярлек Азнакайга, аның үсешенә багышлаган хезмәт ветераны Мария Дмитриевна Кондратьева кичә үзенең 90 нчы туган көнен билгеләп үтте. Наил АБДУЛЛИН Адәм баласын язмыш кайларда гына йөртми дә, чын бәхетен тапсын өчен нинди генә сынаулар аша уздырмый. Сугыш, аннан соңгы ачлык-ялангачлыктан тәмам туйган Верятино авылы...

Тамбов якларында туып-үссә дә, бөтен гомерен диярлек Азнакайга, аның үсешенә багышлаган хезмәт ветераны Мария Дмитриевна Кондратьева кичә үзенең 90 нчы туган көнен билгеләп үтте.
Наил АБДУЛЛИН

Адәм баласын язмыш кайларда гына йөртми дә, чын бәхетен тапсын өчен нинди генә сынаулар аша уздырмый. Сугыш, аннан соңгы ачлык-ялангачлыктан тәмам туйган Верятино авылы кызы Мария да, яңа төзелешләргә эшче көчләр җыю башлангач, 1946 елны Төрекмәнстан ССРның күз күрмәгән, колак ишетмәгән Челекен шәһәренә ялланып китә. Бернинди белгечлеге булмаган авыл кызларына җир казу кебек иң авыр эшләрне генә башкарырга туры килә. Биредә Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән, японнар белән сугышта катнашкан Мамадыш районы егете Василий Кондратьев белән танышалар, тормыш коралар.
Туганнарыннан Татарстанда нефть табылуы турында хәбәр алгач, 1951 елны Василий Иванович гаиләсе белән Азнакайга юл тота. Шулай итеп, калган хезмәт юлын ул җир токымнары бораулауга багышлый. Мария Дмитриевна, лаеклы ялга чыкканчы, балалар сырхауханәсендә кече медицина персоналы булып эшли. Бергә 45 ел гомер итәләр, кызлары Раиса, уллары Сергейны тәрбияләп үстерәләр, олы тормыш юлына чыгаралар. Төрле шәһәрләрдә яшәсәләр дә, бүген алар әниләрен котларга кайтканнар.
Ветеранны Азнакай муниципаль район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнанов, баш табиб урынбасары Әнәс Гәрәев, социаль яклау идарәсе начальнигы Газинур Газизов тәбрик итте.
- Бәхетемне биредә таптым, - диде юбиляр, кунакларга үзенең рәхмәтен белдергәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәхетемне биредә таптым...