Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәхет алмасы

Якташыбыз Арнис Абдуллинның шул исемдәге шигырьләр җыентыгы дөнья күрү уңаеннан район үзәк китапханәсендә аны тәкъдир итү кичәсе булды. Очрашуга иҗатчының туганнары, дуслары, шигырьләрен көйгә салган һәвәскәр композитор-җырчылар, әдәбият һәм шигърият сөючеләр килгән иде. Очрашуны китапханәнең туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре Фәүзия Исламова алып барды, авторның тормышы, иҗат юлы белән таныштырды....

Якташыбыз Арнис Абдуллинның шул исемдәге шигырьләр җыентыгы дөнья күрү уңаеннан район үзәк китапханәсендә аны тәкъдир итү кичәсе булды. Очрашуга иҗатчының туганнары, дуслары, шигырьләрен көйгә салган һәвәскәр композитор-җырчылар, әдәбият һәм шигърият сөючеләр килгән иде.

Очрашуны китапханәнең туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре Фәүзия Исламова алып барды, авторның тормышы, иҗат юлы белән таныштырды.

Чыгышы буенча Арнис Абдуллин районыбызның Балтач авылы егете. Малайлыктан егетлеккә күчкән чорыннан алып узган гомеренең озын-озак өлешен автомобиль руле артында үткәргәндә, япа-ялгызы озын юллар гизгәндә, аның аерылмас юлдашы, сердәше халык җыры була. Шигърият-сәнгатькә мөкиббән егет җанына аеруча үтеп кергән җыр сүзләрен үз күңеленнән сыркып чыкканнарга алыштыра башлый. Шулай итеп аның беренче иҗат җимешләре бөреләнә...

Шагыйрь Нур Әхмәдиев Арнисның әлеге китабына язган бәяләмәсендә: «Шигърияткә кем кайчан килә?» - дигән сорау куя һәм аңа үзе үк җавабын да бирә. "Кемдер туганда ук шагыйрь булып туа, кемнедер беренче саф мәхәббәт хисләре кулына каләм алырга мәҗбүр итә, бәгъзеләр исә бу саваплы эшкә бераз соңрак алына. Арнис Зәки улы соңгылары исәбенә керә," - ди ул.

Аның берничә шигыренә районыбызның һәвәскәр композиторлары - автор-башкаручылар Ландыш Шәрәфиева һәм Сафуан Хәбиров көй яздылар. Кичәдә әлеге җырларын алар тамашачы хөкеменә тапшырды.

Очрашу барышында китапханә хезмәткәрләре Гөлүсә Харисова, Зөлфия Саттарова, шигърият җанатары Тәнзилә Хафизова җыентыкка кергән шигырьләрне халыкка җиткерде. Татар мохитенең танылган шагыйре Илдус Гыйләҗев, көй чыгаручы Сафуан Хәбиров, авылдашлары һәм яшьлек дуслары Нәфисә Хәйретдинова, Рим Әминов, Алмас Исламов А.Абдуллин иҗатына карата үз фикерләрен әйттеләр, алга таба уңышлар теләделәр. Китабын тәкъдир итү тантанасы уңаеннан авторны бертуган абый-энеләре, сеңле-җиңгиләре, тормыш иптәше тәбрик итте. Анда катнашучыларның күңеленә аеруча хуш килгәне - тугыз яшьлек оныгы Әдиләнең синтезаторда уйнап, бабасына җыр багышлавы булгандыр, мөгаен. Хатыны Светлананың үзе чигеп эшләгән картиналар күргәзмәсе дә күңелләргә хуш килде. Гомумән, Абдуллиннар гаиләсе үзенең иҗатка омтылышы, нәфислеккә гашыйк җаннар булуы белән истә калды.

Наил МАЛИКОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев