Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүгенге көндә тулы куәтенә көзге культураларны тукландыру эшләре бара

Быел яз иртә килмәсә дә, кисәк килә. Апрель аенда һаваның кинәт 20 градуска кадәр җылынуы да шул хакта сөйли. Бу авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына зур сынаулар куя, чөнки язгы кыр эшләрен дым булганда, кыска вакытта башкарып чыгарга кирәк. "Белгечләребез җирне тикшереп кенә тора. Җир җитешүгә, минутын да әрәм итмичә чәчүгә...

Быел яз иртә килмәсә дә, кисәк килә.
Апрель аенда һаваның кинәт 20 градуска кадәр җылынуы да шул хакта сөйли. Бу авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдына зур сынаулар куя, чөнки язгы кыр эшләрен дым булганда, кыска вакытта башкарып чыгарга кирәк. "Белгечләребез җирне тикшереп кенә тора. Җир җитешүгә, минутын да әрәм итмичә чәчүгә керешергә торабыз", - ди Азнакай муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Миргасим Усманов.
Бүгенге көндә тулы куәтенә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре бара. Хуҗалыкларда басуларны ашлауда заманча агрегатлар гына түгел, самолетлар да ярдәмгә килә. Кишәрлекләр көнләп түгел, сәгатьләп, минутлап кипшенә. Ә инде ашлама юеш туфракка төшсә генә үсентенең тамырына югалтуларсыз барып җитә, аны мул уңыш бирерлек туендыра. Бу чаралар эшне сыйфатлы һәм тиз башкару мөмкинлеге бирә.
Беренчеләрдән булып эшкә "Союз-Агро" , "Азнакай АФ", "Тукай ", "Марс", "Туйкә" ҖЧҖләр һәм "Таллы Бүләк" АХҖК хезмәтчәннәре кереште. Алар күпьеллык үләннәрне тукландыруны дәвам итә. "Азнакай АФ" хезмәтчәннәре мәйданның яртысыннан артыгын тәмамларга да өлгергән.
Уҗым культураларын тукландыруда "Союз-Агро", "Азнакай АФ", "Кәримов Ф.Р." КФХлар алдынгылыкны бирми.
Тырмалау эшләрендә исә "Азнакай АФ", "Тукай" ҖЧҖ хезмәтчәннәренә тиңнәр юк. Районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре уңышның язгы кыр эшләренең ничек уздырылуына бәйле булуын яхшы аңлый.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүгенге көндә тулы куәтенә көзге культураларны тукландыру эшләре бара