Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген хәтер һәм кайгы көне

Бу көн сугышларда үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешене искә төшерә 22 июнь - Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. 1941 елның 22 июнь таңында фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә Советлар Союзына һөҗүм итте, хәрби һәм стратегик объектларга...

Бу көн сугышларда үлгән, фашист коллыгында газапланган, тылда ачлык һәм мохтаҗлыктан вафат булган барча кешене искә төшерә

22 июнь - Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн.

1941 елның 22 июнь таңында фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә Советлар Союзына һөҗүм итте, хәрби һәм стратегик объектларга һәм бик күп шәһәрләрне басып алды. 1418 көн һәм төн дәвам иткән, СССР 27 млн га якын кешесен югалткан, әмма җиңеп чыга алган Бөек Ватан сугышы әнә шулай башлана. Авыр канкойгыч сугышта совет халкы Европа халыкларын фашист коллыгыныннан азат итү һәм Гитлер гаскәрләрен тар-мар итүдә хәлиткеч өлеш кертте.

Бу көнне күп кенә илләрдә дәүләт флагларын төшерәләр һәм әлеге сугышны, анда һәлак булучыларгы искә алалар. Бу көнне шәмнәр яндырып, һәйкәл һәм мемориалларга чәчәкләр салып, төрле искә алу чаралары уза.

Calend.ru материаллары буенча.

Материал http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/22/110602/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген хәтер һәм кайгы көне