Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакайның сугышта хәбәрсез югалган солдат җасәде туган авылына кайтты

Соңгы солдат җәсаде күмелмичә торып, сугыш бетми. Тирән мәгънә салынган бу сүзләрне танылган полководец Александр Суворов әйткән. Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаганга 70 ел үтсә дә, ни кызганыч, әле никадәр яугирләребезнең җәсадләре җиргә иңдерелми ята. Хәбәрсез югалган якташларыбызны эзләү белән шөгыльләнүче "Отечество" республика яшьләр берләшмәсе эзтабаралары быелның июль аенда Азнакайның...

Соңгы солдат җәсаде күмелмичә торып, сугыш бетми. Тирән мәгънә салынган бу сүзләрне танылган полководец Александр Суворов әйткән. Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаганга 70 ел үтсә дә, ни кызганыч, әле никадәр яугирләребезнең җәсадләре җиргә иңдерелми ята. Хәбәрсез югалган якташларыбызны эзләү белән шөгыльләнүче "Отечество" республика яшьләр берләшмәсе эзтабаралары быелның июль аенда Азнакайның янә бер шундый солдатын ачыклады. Бу хакта аларга Ленинград өлкәсендә эзләнүләр алып барган "Стерх" отряды хәбәр итә. Киров районының Синявское күленнән төньяктарак табылган сугышчының медальонына аның Азнакай районы, Урманай авылында 1923 елда туган Вәлиуллин Нәҗип Шәрип улы булуы турында мәгълүмат язылган. Ул 1943 елның августында хәбәрсез югалган була.

Егерме яшьлек Нәҗип тә чордашлары кебек фашистларны тизрәк тар-мар итеп илгә Җиңү яулап кайту теләге белән фронтка китә. Аның да якты хыяллары, матур уй-теләкләре булгандыр. Әмма аяусыз сугыш боларның барсына да балта чабып, яшь егетнең гомерен кыя. Илебез тынычлыгы, якты киләчәк өчен башын салган якташыбызның бүген менә данга күмелеп исеме һәм җасәде генә кайтты. Аны туган ягы - Урманай авылы зиаратына күмүдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, районның оешма-предприятиеләр, иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре, дин әһелләре, авыл халкы катнашты.

Быелның иң истәлекле датасын - Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткәндә районыбызның Бөек Ватан сугышында һәлак булган батыр уллары исемнәрен мәңгеләштерү буенча күпкырлы эш башкарылды. Яу кырында калган 4 меңнән артык азнакайлының исемнәре яңартылып, мәңгеләштерелде. 70тән артык һәйкәлгә реконструкция үткәрелде. "Мәңгелек ут" мемориал комплексында сугышта катнашканнарның барсының да (16245) исемнәре уелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Азнакайның сугышта хәбәрсез югалган солдат җасәде туган авылына кайтты