Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакайның 1 нче мәктәбендә зона семинары узды

Түшеңә биш почмаклы октябрят, ялкынлы пионер значоклары такканда дулкынланулар, комсомол сафына керү өчен янып-көеп әзерләнүләр - болар безнең бала һәм үсмер чакның иң якты истәлекләре. "Ленин бабай оныклары" әнә шулай тормыш казанында кайнап, зур омтылышлар белән үсте. Ә менә үзгәреш җилләре исә башлагач, балаларыбызга тантаналы линейкаларда быргы-барабан тавышларын ишетергә дә,...

Түшеңә биш почмаклы октябрят, ялкынлы пионер значоклары такканда дулкынланулар, комсомол сафына керү өчен янып-көеп әзерләнүләр - болар безнең бала һәм үсмер чакның иң якты истәлекләре. "Ленин бабай оныклары" әнә шулай тормыш казанында кайнап, зур омтылышлар белән үсте.

Ә менә үзгәреш җилләре исә башлагач, балаларыбызга тантаналы линейкаларда быргы-барабан тавышларын ишетергә дә, тимурчылар булып әби-бабайларга ярдәм итеп йөрергә дә, отряд советларында ялкынлы чыгышлар ясарга да язмады. Тигезләнер идеаллар булмагач, кемнәрдер начар юлга тартылды. Наркомания, алкоголизм кебек заман чирләре яшүсмерләр арасында да чәчәк атты.

Упкын төбенә тәгәрәп төшкәнче ярый балалар иҗтимагый оешмалары барлыкка килде. Алар кабат тәрбияви өлкәдә эшчәнлеккә җан өрде. Аны тагын да нәтиҗәлерәк итү максатларында республикабызда 2015-2020 елларга тәрбия үсеше Стратегиясе кабул ителде. Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы буенча тәрбия өлкәсендәге кадрлар өчен семинарлар үткәрелә башлады.

Республика мәктәптән тыш үзәге белгечләре 28 октябрьдә Азнакайның 1 нче мәктәбе базасында да зона семинары уздырдылар. Анда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнарыннан тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, педагог-оештыручылар, балалар иҗтимагый оешмалары һәм укучылар үзидарәләре белән эш буенча муниципаль кураторлар катнашты.

Республика мәктәптән тыш үзәге директоры урынбасары Екатерина Чекмарева белдерүенчә, мондый укулар әле республикабызда быел гына үткәрелә башлаган.

Семинарда катнашучылар балалар хәрәкәтенең үсеш перспективалары, бу юнәлештәге программа һәм проектлар хакында фикер алыштылар, эшлекле уеннарда белем һәм тәҗрибәләрен баеттылар.

- Азнакайда район балалар Думасы, "Татарстан варислары" оешмасы һәм башка балалар хәрәкәтләре актив эшләп килә. Алар төрле акцияләр, конкурслар, хәйрия ярминкәләре оештыралар. Бу өлкәдә без республикада алдынгылар сафында. Әмма белем беркайчан да артык булмый. Без семинарда яңа эш алымнарына өйрәндек, бик күп файдалы мәгълумат тупладык, - ди мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нәфисә Шәфыйкова.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Азнакайның 1 нче мәктәбендә зона семинары узды