Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакайда мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Бүген Азнакайда мәдәният хезмәткәрләренә һәм Россиядә кино елын ачуга багышланган тантаналы чара узды. Иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә республика һәм район җитәкчелеге бүләкләре тапшырылды. - Районыбызның алга баруына шатбыз. Мәдәният өлкәсендә дә зур уңышларга ирешәбез, шәһәребездә, авылларда яңа мәдәният йортлары калкып тора. Нәни балалардан алып иң өлкән ветераннарга кадәр иҗат дәрте...

Бүген Азнакайда мәдәният хезмәткәрләренә һәм Россиядә кино елын ачуга багышланган тантаналы чара узды. Иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә республика һәм район җитәкчелеге бүләкләре тапшырылды.

- Районыбызның алга баруына шатбыз. Мәдәният өлкәсендә дә зур уңышларга ирешәбез, шәһәребездә, авылларда яңа мәдәният йортлары калкып тора. Нәни балалардан алып иң өлкән ветераннарга кадәр иҗат дәрте белән янып яши. Сәләтләрне үстерү өчен күптөрле сәнгать түгәрәкләре эшли. Алга таба да рухи кыйммәтләребезне яңарту һәм халыкка тарату өстендә армый-талмый эшләргә язсын, - дип район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов мәдәният хезмәткәрләренә район җитәкчелеге исеменнән изге теләкләрен җиткерде.

Чыннан да, районда бер генә чара да сәнгатькәрләребездән башка узмый. Моның өстенә әле алар инвестицияләр җәлеп итү буенча да мактауга лаек. Төрле конкурсларда катнашып, 6 млн сумлык грантлар отканнар. Тымытык мәдәният йорты һәм Благодатное клубы 2015 елның иң яхшы коллективлары дип табылган һәм 100 мең сумлык сертификат белән бүләкләнгәннәр.

Мәдәният хезмәткәрләренең бәйрәме ил, республика һәм төбәк бәйгеләрендә җиңү яулаган иҗат коллективларының җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Азнакайда мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр