Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакай районында кукуруз чәчүгә керештеләр

Районыбызда язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Чәчеләсе мәйданның 60 процентында, яки 40 мең гектарда (мәгълүматлар 12 майга) орлыклар җир куенына салынган. "Мөстәкыймов ис." (90 % җирдә эш башкарылган), "Стәрле" ( 96 %) "Тукай" ( 90%) , "Чатыр тау" (83%), "Габдрахманов Л. Г." (86 %), "Закирова Л. Ә." (81%) кебек...

Районыбызда язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Чәчеләсе мәйданның 60 процентында, яки 40 мең гектарда (мәгълүматлар 12 майга) орлыклар җир куенына салынган. "Мөстәкыймов ис." (90 % җирдә эш башкарылган), "Стәрле" ( 96 %) "Тукай" ( 90%) , "Чатыр тау" (83%), "Габдрахманов Л. Г." (86 %), "Закирова Л. Ә." (81%) кебек өлгер хуҗалыклар шушы көннәрдә чәчү эшләрен тәмамларга торалар. Шул ук вакытта "Агропродукт", "Азнакай"АФ", "Кәлимуллин И,Ә.", "Шәвәлиев З.Г." хуҗалыкларында чәчү эшләре акрын бара. Районда соңгы культураларны да чәчә башладылар. Бүген кукуруз чәчүгә керештеләр. Әнә шулай язгы кыр эшләрен тәмамларга да санаулы гына көннәр калып килә.

"Сыер савучылар" һәм "Сабанчылар ярышларын уздыру районыбызда матур традициягә әйләнде. Ярышларда авыл хезмәтчәннәре көч сынашып, тәҗрибә уртаклашып кына калмыйлар, ә бәлки рәхәтләнеп бер ял да итеп алалар. Терлекчеләр һәм механизаторлар Сабан туе буларак узучы бу бәйрәмнәрне азнакайлылар 22 нче (сыер савучылар ярышы) һәм 29 майда уздырырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Азнакай районында кукуруз чәчүгә керештеләр